Газетага язылу

Кадерле бөртекләр: Татарстанда урып-җыю гөрли

Чайкала иген кырлары... Әмма күп калмады! Сентябрьнең мәрхәмәтле кояшы астында елны туйдырасы көннәр ахырына якынлаша, эшләр төгәлләнүгә таба бара.

Кадерле бөртекләр: Татарстанда урып-җыю гөрли

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының соңгы мәгълүматлары буенча, кырлардагы икмәкнең 80 проценты җыеп алынган инде. 886 мең гектардан артык җирнең һәр башагы амбарларга озатылган. Бүгенгә җыелган ашлыкның күләме 3 миллион тоннадан артып китте. Гектарыннан уртача 35,1 центнер уңыш чыга. Саннар белән исәп тоту – бер хәл. Алар артында яткан хезмәт нәтиҗәсен, игенчеләрнең тырышлыгын күреп кайтыр өчен, Саба районы кырларына юл тоттык.

Төп байлык – кешеләр

Иң элек без районда уңышлы эшләп килгән хуҗалыкларның берсенә – «Игенче»гә бардык. Сигез авылга җәелгән басу-кырларда эш гөрли. 5600 гектар мәйданда ашлык үстерәләр, шуларның 2000 гә якыны – бөртекле культуралар. Хәзерге вакытта язгы бодайны гына җыеп бетерәселәре бар. Игенчеләр әйтүенчә, соңрак тотынасы көнбагыш, кукурузны исәпкә алмаганда, 2–3 көнлек эшләре калып килә. Терлекчелек юнәлеше дә бар. 3830 баш мөгезле эре терлекнең 1300 е – сыерлар.

– Бервакытта та елы елга охшап килми. Һәр елның җиңеллеге булган кебек, авырлыгы да бар. Сөт бәясе төште, ягулыкка бәйле сораулар да бик күп, һава торышы да сынады, – ди хуҗалык җитәкчесе Алмаз Зарипов. – Сөткә һәм иткә яхшы бәя булса, авыл хуҗалыгында иң отышлысы – терлекчелек. Тик сөттә даимилек юк, бар эшебез шуңа бәйле. Шуңа күрә быел чыгымнар күбрәк булды, планлаштырган кайбер эшләребезне дә әлегә туктатып торырга туры килде. Ашлык бәясе бөтенләй юк дәрәҗәсендә инде ул, үзкыйммәтеннән җибәрәбез.

Шулай да эштә төп байлык – кешеләр, ди җитәкче.

– Бездә авыл халкы бик яхшы: тырыш һәм ярдәмчел. Хуҗалыктагы эшчеләр турында әйтеп тә торасы юк. Алар теләсә кайсы вакытта кирәкле һәм кадерле. Урып-җыю чоры бетсә, силос кертү башлана, аннан соң җир эшкәртүгә керешәләр, анысы тәмамлангач, техника ремонтлауга тотыналар. Барысында да шушы ук кешеләр эшли, эшчеләр җитәрлек. Шөкер, техниканы да яңартып торабыз. Хуҗалыкта барысы да бар, – ди ул.

Күңел кырга ашкына

Урып-җыю эшләренең бөтен мәгънәсен, асылын, халәтен тояр өчен, аны үз күзләрең белән күрү, аз гына булса да шунда кайнау кирәк. Ул көнне дә кайсы гына авыл басуына тукталсак та, эшләр гөрли иде. Шулай булмый ни, берничә көннән яңгыр вәгъдә итәләр, аңарчы кояшлы һава торышының бер генә сәгатен дә әрәм итмичә, эшләрне төгәлләргә кирәк. Кырда очраклы рәвештә генә тагын бер матур күренешкә тап булдык. Игенче Ленар Зарипов янына кунакка ике кызы белән хатыны килгән иде. Кызлары әтиләренең тырыш хезмәтен күзәтә. Калатаудагы басу күренеше кызлар күңеленә туган җир, гаилә җылысы һәм намуслы хезмәт турында җылы хатирәләр булып кереп ояласын, дип теләдек без дә.

– Кызлар әллә кайчаннан бирле сорый иде инде. Әле менә мәктәптән кайттылар да минем янга килгәннәр. Балаларга кызык инде. «Әти, синең янда рәхәт икән, диләр. Менә мин көн буе утырып йөргәч, бер дә рәхәт түгел», – дип көләм. Хатыным Фәния хуҗалыкта сыер савучы булып эшли. Икебез дә бер җирдә эшләгәч, уңайлы. Пүкәл авылында ипотека программасы буенча йорт салып бирделәр, – ди Ленар Зарипов.

Ул быел уракка җиденче сезонына чыккан. Хәзерге вакытта 16 мең центнер чамасы ашлык суктырган.

– Уңыш яхшы, инде җыеп бетерергә дә күп калмый. Яңгырлар күп булгач, бераз югалтулар булды, тик артык зыянлы түгел. Урып-җыюны нык яратам. Комбайнга абыйдан өйрәнеп калган идем. Басуда бит һавасы да, тузаны да башка. Хезмәт хаклары да шәп чыга. Иң уңышлы елым өченче ел иде. Ул вакытта күп ашлык җыеп алдым, – ди игенче.

Сабага кадәр баргач, егерме ел дәвамында районда беренчелекне бирмәгән ике комбайнчыны да күрми китә алмадык. Татарстанның атказанган механизаторлары Рөстәм Газизҗанов белән Айрат Галимуллин икесе дә – «Саба» җәмгыяте игенчеләре. Узган ел 39 ар мең центнер ашлык җыеп алганнар. Быел да алдынгылыкны бирмәскә исәплиләр. Хәзергә икесе дә 20 мең центнердан артык ашлык суктырган.

– Элек үзара ярышып эшләү бар иде, колхозда да узыша-узыша эшләделәр. Яшермим, игенчеләрнең сүзгә килеп ямьсезләшкән чаклары да күп булды. Хәзер беребезнең комбайны ватылса, икенчебез ярдәмгә килә, чөнки аерым гына алга китеп булмый, – ди Айрат абый. – Мин авыл хуҗалыгында 1995 елдан бирле. Ә бу хуҗалыкта егерме икенче елымны эшлим. Хезмәтемне электән үк бик яратам. Сәбәбен үзем дә аңлата алмыйм. Әти белән басуда үскән бала бит мин. Бәлки шуңадыр. Ул ачулана торды, аңа ияреп өйрәнә тордым. Хәзер инде үземнең өч техникам бар, берсеннән төшәм дә икенчесенә утырам. Шулай да иң күңеллесе – урып-җыю.

Рөстәм Газизҗанов исә быел егерме икенче сезонга чыккан.

– Быел яңгыры да яңгыр бит. Бер көн эшлибез дә биш көн тик торабыз. Әле тоташтан эшли башлаганга берничә генә көн. Ашлык юеш, югалтулар да, чыгымнар да күп булды. Көннәр кояшлы торса, 3–4 көннән эшебезне төгәлләрбез, дип уйлыйбыз. Иң авыры 2010 ел иде, көч-хәл белән 5 мең центнер ашлык суктырдык. Ул вакытта берничә ел рәттән корылык булды, хәзер, киресенчә, юешкә китте. Узган елларда, ут кабызып, төнлә эшләгән көннәр күп булды. Быел алай булмый. Кичке сәгать 5–6 тулуга дым тарта, чык төшә, ашлык юешләнә, югалтулар башлана. Иртә белән дә шул хәл, – ди ул.

Игенче хезмәте хөрмәтлеме соң? Әлеге сорауга барысы да уңай җавап бирде. Ул хөрмәтнең җитәкчеләрнең игътибарында да, биргән мактаулы исемнәр һәм дипломнарда да, хезмәт хакларында да күренүен әйттеләр. 

Авылның йөрәге

Урып-җыю чоры ул – бер кешенең генә түгел, ә бердәм эшләгән зур коллективның уртак хезмәте. Механизаторлар, шоферлар, агрономнар – һәркайсы үз вазыйфасын намуслы башкара. Нәкъ менә аларның тырышлыгы аркасында өстәлләрдә һәрвакыт яңа пешкән тәмле икмәк була.

Кыр юллары буйлап ашлык ташый торган машиналарның туктаусыз йөрүе туган җирнең байлыгын, икмәкнең кадерле икәнен тагын бер кат раслый.

Бервакыт кайсыдыр районга урып-җыю турында язарга баргач, ындыр табагында озак еллар эшләүче Фәнзия апа: «Ындыр табагы – авылның йөрәге ул, сеңлем», – дигән иде. Чыннан да, монда аерым бер тормыш кайный шикелле. Басулардан алып кайткан ашлыкның бөртеген дә әрәм-шәрәм итмичә урнаштырырга кирәк. Быел яңгыр күп яугач, бөтен иген киптергеч аша узган.

Шекше авылындагы ындыр табагында «Игенче» хуҗалыгы шоферлары – әтиле-уллы Галиевларның басудан алып кайткан ашлыкны бушаткан вакытларына туры килдек. «Озак сөйләшә алмыйбыз, комбайнчылар көтә», – дисәләр дә, аралашып алырга вакыт таптылар.

Азат Галиев авыл хуҗалыгында 40 елга якын эшли. Җир эшенә, авылга мәхәббәт исә әти-әнисеннән килә.

– Шушы еллар эчендә төрле техника алыштырырга туры килде. Кышын ремонтта булабыз. Иң күңеллесе – урып-җыю чоры. Ыгы-зыгылы, әмма матур эш вакыты бу. Корылык аркасында бөтенләй диярлек ашлыксыз елларны да күргән булды, шуңа күрә быелгы уңышка тел-теш тидерә торган түгел. Һава торышы эшләрне бераз тоткарласа да, зарланмыйбыз, – ди Азат абый. – Үзебезнең абзарда да маллар бар, авылда аннан башка булмый. Хатыным Айсылу шулай ук хуҗалыкта эшли. Иртәнге сәгать 6 да басуда булабыз инде. Без эштә вакытта йорттагы күпчелек мәшәкать хатыным җилкәсенә төшә.

22 яшьлек Айтуган да әтисеннән калышмый. Белгечлеге буенча физкультура укытучысы булган егет үзен берничә эш урынында сынап караганнан соң, күңеленә иң якынын шушында тапкан.

– Мин гел әти янында үстем. Кечкенә чакта аның зур «КамАЗ»ына утырып йөргән чакларны әле дә бер җылылык белән искә алам. Күптән түгел генә гаилә кордым, хатыным хуҗалыкта бухгалтер булып эшли. Әлегә әти-әниләр белән бергә яшибез, шулай ук төп йорттан ерак түгел генә үзебезгә өй дә җиткезә башладык. Яратып эшли торган эшем якын, саф һава.  Кайтуга, тәмле ризык белән сыйланабыз да маллар карарга чыгып китәбез. Авылдан ничек туеп булсын? Соңгы елларда яшьләр кайткалый, ләкин алар тагын да күбрәк булсын иде. Ә мин авылга кайтуыма бер дә үкенмим, – дип елмая Айтуган.

Эшләреннән бүлдергәнгә күңелдән шелтәләп тә алучылары булгандыр бәлки, тик безнең белән аралашканда йөзләрен чыту түгел, авызларыннан бер моң-зар чыгаручысы да булмады. Киресенчә, эшләрен шулкадәр яратып, хезмәтләреннән канәгать булып сөйләде алар. Монда авыл халкының тырышлыгы да, хезмәтенә тугрылыгы да, «башкалардан калышмыйм» дигән күңел җилкенүе дә, азарты да – барысы да бар иде. «Чын хезмәт кешеләре шундый буладыр инде ул», – дип кайттык без ул көнне сәфәрдән.

Җыеп алынган уңыш күләме буенча алдынгы районнар: Буа, Тәтеш, Минзәлә, Арча, Сарман, Тукай, Алексеевск.

Уңдырышлылык буенча алдынгы районнар: Аксубай, Әтнә, Балтач, Кукмара, Мамадыш, Минзәлә һәм Тәтеш.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре