Икътисад турында
Инвестицияләр ил Хөкүмәте һәм Үзәк банк аңлы рәвештә алып барган сәясәт нәтиҗәсендә төшә. Ул инфляцияне киметүгә юнәлдерелгән. Әлеге сәясәт инфляциянең кискен артып китүен булдырмыйча, хәзерге көндә аны 6,3 процент дәрәҗәсендә саклап калырга ярдәм итте. Макроикътисадый тотрыклылыкка ирешсәк, Россиягә чит илдән инвестицияләр керәчәк.
Кытлык турында
Бүген бюджет кытлыгы куркыныч чиктә түгел. Россиянең дәүләт бурычы – дөнья күләмендә иң түбән күрсәткечләрнең берсе. Гыйнвар–июль айларында бюджет кытлыгы 6,4 триллион сум тәшкил иткән. Бюджет турындагы закон нигезендә, ел ахырында әлеге күрсәткеч 3,7 триллион сум дәрәҗәсендә фаразлана.
Банк кертемнәрен «туңдыру»га бәйле имеш-мимешләр турында
2022 елда кулдагы акчага ихтыяҗ арткан вакытта да банклар барысын тиешенчә башкарып чыга алды. Төп ставка югары күтәрелгәч, ул акча кире дә әйләнеп кайтты. Россия икътисадының тотрыклылыгы кертемнәрне «туңдыру»га бәйле фаразларны кире кагу мөмкинлеген бирә.
Мобилизация турында
Бүген мобилизация таләп ителә торган сценарий юк. Бу – Дәүләт Думасына сайлаулар алдыннан дошман тарафыннан мәгълүмати һөҗүм. Алар шул рәвешле сайлау нәтиҗәләренә йогынты ясарга тели. Украинадагы хәлләрдән аермалы буларак, бездә кешеләр үз теләге белән контракт төзи.
Нефть эшкәртү заводларына һөҗүм турында
Россия, хәрби низаг шартларында мондый гражданлык объектлары һөҗүмгә дучар була алмый, дип фикер йөртте. Әмма ялгышканбыз. Кызганыч, дошман башкача уйлый. Россия компанияләре үз сәнәгатен яклау белән шөгыльләнә башлады һәм бу эшнең беренче нәтиҗәләре бар. Безгә зыян салырга ярамаганны аңласыннар өчен, Россия җавап бирә башлады. Компанияләрнең җаваплылык хисе дә бар, кара алтынны экспортка җибәрү отышлырак булуга карамастан, ил эчендә нефть эшкәртүне дәвам иттерәләр. Ягулыкка кытлык мәсьәләсенә килгәндә, без барысына да әзер булып торырга тиеш. Әнә шул бөтен нәрсәгә әзер булуыбыз безгә зыян салырга теләүчеләргә моны эшләмәү яхшырак икәнен аңларга мөмкинлек бирәчәк.
Украина белән низаг турында
Әлеге низагны җайга салу мөмкинлеге бар. Бу мәсьәләдә иң элек Мәскәү һәм Киев үзара килешергә тиеш, ә башка илләр ярдәм итә ала. Мәсәлән, Кытай низагны тыныч юл белән хәл итү өчен төрлечә булышырга тырыша. Гражданнар судноларына һөҗүм һәм Украина Президенты Владимир Зеленский тарафыннан очкычларга һөҗүм белән янау – бу, әлбәттә, дәүләт террорчылыгы чагылышы. Ул тыныч сөйләшүләр уздыруны катлауландыра. Моңа игътибар итмәүчеләр, дәшми калучылар, барыннан да элек Украинаның Көнбатыш союздашлары халыкара террорчылыкта катнашучылар булып тора. Моны башкача аңлатып булмый.
Демография турында
Постиндустриаль дөньяда туучылар саны кими. Шул ук вакытта Көньяк Корея һәм Япония кебек алга киткән илләр белән чагыштырганда, Россия яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Дәүләт икътисад үсеше һәм тулаем алганда, тормыш дәрәҗәсен яхшырту өчен шартлар тудыра. Бездә хатын-кызлар Көнбатыш Европадагы кебек беренче баласын 29 яшьтә алып кайта башлады. Ә бер баланы аякка бастырганчы, икенчесенә кул җитми. Шуңа күрә әле күп нәрсә эшләргә кирәк. Демография ул фән һәм сәнгать чигендә тора, шуңа күрә аерым мөнәсәбәт һәм җентекле эш таләп итә.
Укучыларны 10 нчы сыйныфка кабул итмәү турында
10 нчы һәм 11 нче сыйныф укучыларын мәктәптән кысрыклап чыгарырга ярамый. Бүген белем бирү йортлары икътисад ихтыяҗларына йөз тота. Ә икътисадка югары класслы урта звено белгечләре һәм квалификацияле эшчеләр кирәк. Өстәвенә әлеге өлкәләрдә хезмәт хаклары да шактый зур. Бу мәсьәләдә бик сак булу зарур.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез