Ул арада ишегалларындагы кар көртләре тау кадәр булды, балалар укырга йөри алмый, ә түбәләрне кардан һәм боздан чистартучылар акча «көри». Быелгы кыш нәрсәсе белән истә калачак?
Февральнең икенче яртысын әле генә вакладык, ә Казанда, мәсәлән, айлык норманың 147 проценты күләмендә явым-төшем теркәлгән инде. Бу соңгы елларда иң карлы кыш дип билгеләнгән 2024 елгы күрсәткечләрдән дә күбрәк. Хәер, моны чамалау өчен башкала урамнарына күз салу да җитә. «1 декабрьдән бирле Казан урамнарыннан 1 миллион тоннадан артык кар чыгарылды. Шуның 904 мең тоннасы гыйнвар һәм февраль айларына туры килә. Кар катламының биеклеге 80 сантиметрга җитте. Бу Себердәге шәһәрләр белән чагыштырырлык», – дип хисап тотты «эшлекле дүшәмбе»дә шәһәр башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Альберт Шәйнуров.
Казан урамнарын мэр Илсур Метшин да урап кайткан. «Шәһәр халкы ишегалларын җыештырмыйлар, дип зарлана. Кичке сәгать алтыдан унга кадәр дүрт сәгать буе урамнар буйлап йөрдем – бер урам җыештыручыны да күрмәдем. Белмим, алар нинди эш графигы буенча эшлидер, әмма иртәнге сәгать алтыда чыкмыйлардыр бит инде», – диде ул. Эшче куллар җитми, әлбәттә. Урам җыештыручыларга күпкатлы йортларда яшәүчеләр дә ярдәм итә. Социаль челтәрләрдә таралган шундый видеоларның берсендә кулга көрәк алган күршеләрнең күңелен күреп, берәү урамга баян күтәреп чыккан.
16 февральдән 17 сенә каршы кичтә Татарстанда кар яву һәм буран аркасында шторм кисәтүе игълан иттеләр. Башкалада мәктәпләр, техникум-көллиятләр кабат дистантка китте. Федераль трассаларны йөк машиналары һәм автобуслар өчен ябып тордылар. «Чикләү 17 февральдә иртәнге сәгать алтыда гамәлдән чыгарылды», – дип хәбәр итте Идел-Нократ төбәге автомобиль юллары федераль идарәсенең матбугат хезмәте. Төбәк дәрәҗәсендәге юлларда да хәрәкәт ачык. «Төбәк дәрәҗәсендәге юлларда 529 техника эшли. Бер тәүлек эчендә 4424 тонна ком-тоз катнашмасы, 153 тонна тоз, 56 тонна тозлы катнашма сипкәннәр», – диелә Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.
Буран гына бирешергә теләми. Һава шартлары начар булу сәбәпле, Татарстан Дәүләт автоинспекциясе ерак юлга чыкмаска һәм шәхси автомобильләрдә йөрүдән баш тартырга киңәш итте. 9–15 февральдә республика юлларында 38 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 3 кешенең гомере өзелгән, 46 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган.
Карның күплегенә йорт түбәләре дә түзми. Ел башыннан бирле республикада шундый дүрт очрак теркәлде. Сишәмбегә каршы төнге буранда Казанның Гвардия урамындагы торак йорт түбәсе өлешчә җимерелеп төшкән. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк. Мондый кышта түбәләрне кардан һәм боздан чистартучылар – төзелеш альпинистларына ихтыяҗ бермә-бер арткан. «Дистә елга якын биектә эшлим, мондый кышны күргән юк иде әле, – ди төзелеш альпинисты Артур Строков. – Ишеп яуган кар һәм бураннар йорт түбәсендә калын кар катламы хасил итә. Җылытып җибәргәч, ул тагын да авырая. Безнең бер смена – күп дигәндә 6 сәгать. Шуннан да күбрәк эшләргә ярамый. Мәсәлән, түбә читеннән 1,5 метр араны кардан чистарту, кар катламының калынлыгына карап, 3,3 мең сумнан башлана. Түбәне боздан чистарту – 5 мең сум. Заказлар күп. Шалтыратучыларга җавап биреп тә өлгереп булмый».
Шәһәрдән аермалы буларак, авылда урамнарны кардан чистарту өчен җаваплы кешеләр күп түгел, шуңа тәртип тә яхшырак, ди Бөгелмә районының Татар Димскәе авыл җирлеге башлыгы Лилия Хәбирова.
– Безнең җирлеккә дүрт авыл керә. Карга чумып калудан зарланучылар юк. Үзебезнең җирлектә яшәүче үзмәшгуль тракторчы белән килешү төзибез дә, ул урамнарны карап, чистартып тора, – ди җирлек башлыгы. – Кар проблемасы күбрәк шәһәрләргә кагыладыр. Чөнки авылда яшәү рәвеше башка бит. Мин үзем дә шушы җирлектә торам. Урамнарны чистартмыйча кара әле! Көрәк тотып өеңә киләчәкләр. Мәзәкләп кенә әйтәм, әлбәттә. Мин җирлек башлыгы икән, димәк, җаваплы кеше. Эшләмәсәң, авылдашларыңның күзенә ничек карыйсың?! Миңа килмиләр икән, тракторчыдан барып сораячаклар. Ә ул безне беркайчан да ярдәмнән ташламый. Эш акчада гына да түгел, без – авылдашлар. Шәһәрдә генә ярдәм сорап кая чабарга белмисең ул. Анда җитәкчеләр күп. Авылда исә җирлек башлыгы бар. Шуңа күрә бездә тәртип тә яхшырак».
Районда урам-юл челтәрләрен депутатлар да күзәтеп бара икән. «Бездә депутатлар контроле гамәлдә. Һәр округтан сайланган депутат үз территориясе өчен җаваплы. Юллар чиста булмаса, аңа турыдан-туры мөрәҗәгать итәргә дә мөмкин. Ул мәсьәләне тиз арада хәл итәргә булышачак», – дип сөйләде Лилия Хәбирова.
Синоптиклар фаразына ышансаң, атна уртасында кар-бураннарга алмашка салкыннар киләчәк. Республикада төнлә урыны белән 25 градуска кадәр суык вәгъдә иткәннәр. Атна ахырында исә кабат кар яву көтелә. Шуңа күрә яз турында хыялланырга әле иртәрәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Экологик иминлек” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез