Газетага язылу

Быелгы май бәйрәмнәре соңгы 8 елдагы иң кыскасы булачак

2026 елда май бәйрәмнәре соңгы сигез елда иң кыскасы булачак.

Дәүләт Думасы депутаты Екатерина Стенякина “ТАСС” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.

Аның әйтүенчә, очраклы гына түгел бу. Хөкүмәтнең производство календарен булдыру нәтиҗәсендә шулай килеп чыккан. Исегезгә төшерәбез: илдә Яңа ел каникулы рекордлы 12 көн дәвам итте: 2025 елның 31 декабреннән 20226 елның 11 гыйнварына кадәр ял иттек. “Нәкъ менә шул май бәйрәмнәре озынлыгына йогынты ясаган”, – дип аңлаткан Стенякина. Аның искәртеп үтүенчә, 1 һәм 9 май бәйрәм көннәре буларак теркәлсә, калганнары ялларны күчерүгә бәйле.          

Шулай итеп, быел 1-3 майда (җомга-якшәмбе) һәм 9-11 майда (шимбә-дүшәмбе) ял итәчәкбез. Киләсе озын яллар исә июньдә: 12сеннән 14енә кадәр булачак.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Без бергә” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре