Быелгы «Татарча диктант»ны бәяләү критерийлары йомшарган

8-10 ноябрьдә тугызынчы тапкыр «Татарча диктант» акциясе уздырыла. Бу көннәрдә теләгән һәр кеше үз белемнәрен онлайн һәм офлайн форматта тикшереп карый алачак.

Узган елда «Татарча диктант» өчен 5000нән артык мәйданчык каралган булган. Акциядә Америка, Гарәп илләре һәм Ауропа вәкилләре катнашкан. 1 миллионннан артык кеше диктантны мәйданчыкларга килеп язган.

Диктантта еш ясала торган хаталар һәм быел нинди текстлар сайлануы хакында «Татарча диктант-2024» кураторы Амил Нур сөйләде.

– Татарча диктант – татар теле сөючеләрен берләштергән вакыйга. Алар арасында башка милләт вәкилләре дә бар, аларны да татар мәдәниятенә якынайтасы килә. Диктантны өлкәннәр дә, яшьләр дә күпләп яза. Гадәттә, катнашучылар еш кына -да/дә/та/тә кушымчаларын кушып яза. Мәсәлән, «мин дә» булырга тиеш очракта «миндә» дип язалар. Киресенчә дә була.

Гарәп-фарсы телләреннән килгән сүзләрдә дә хаталар очрый. Нечкәлек белән калынлык билгеләре кайчак бутала: «берьюлы» урынына «беръюлы» киткән очраклар да була, – диде ул.

«Татарча диктант» кураторы сүзләренә караганда, статистика буенча 50 проценттан артык кеше «5»легә яза. Узган елны «5» леләр тагын да күбәйгән.

– Ел саен текстларны Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтыннан белгечләр тәкъдим итә. Анда Гөлназ Мөгътәсимова белән даими элемтәдә торабыз. Быел алдан ук диктант Шәриф Камалга багышланачагы билгеле булгач, Татар китабы йортының директоры Айдар Шәйхин белән дә консультацияләр узды. Диктантта катнашучылар өчен өч төрле текст әзерләнде: катлаулы (Идел-Урал өлкәсе өчен), уртача (РФ төбәкләре өчен) һәм җиңел (чит илләр өчен) дәрәҗәләр. Катлаулы дәрәҗәгә Шәриф Камалның «Матур туганда» романыннан өзекне алдык. Уртача дәрәҗә итеп Гомәр Бәширнең «Туган ягым – яшел бишек» хикәясеннән өзек билгеләнде. Җиңел дәрәҗә өчен Мирсәй Әмирнең «Агыйдел» хикәясеннән өзек сайланды , – дип сөйләде Амил Нур.

Быел диктант критерийлары йомшаграк булачак. Бер хатасыз диктантка «5+»билгесе куелачак. Элек андый билге булмаган. «5»легә исә, 1 орфографик хаталы диктантлар да дәгъва кыла алачак. Пунктуацион хаталарга карата да критерийлар йомшарган.

Быелгы диктантның яңалыгы да бар. Катнашучылар беренче тапкыр диктантны латин әлифбасында яза алачак. Аның өчен Tatar Grammar берләшмәсе «Агыйдел» хикәясеннән өзекне латин әлифбасына күчергән. Бу башка илләрдә яшәүче милләттәшлеребез өчен эшләнгән дип җиткерә акцияне оештыручылар.

Быел Казандагы төп язу ноктасы – Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты. Анда якынча 300 кешегә урын булачак. Моннан тыш, диктантны мәктәпләрдә язу мөмкинлеге каралган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре