Россиянең авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев быелгы уңыш 123 миллион тонна булырга мөмкин, дип фаразлый. Бу хакта ул Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда әйтте. Уңышның 78 миллионы – бодай.
– Бу күләмдәге уңыш бездә базардагы баланслы тулысынча тәэмин итәргә, эчке ихтыяҗны канәгатьләндерергә һәм безнең экспорт потенциалын дәвам итәргә җитәчәк, – диде министр.
Авыл хуҗалыгы башлыгы сүзләренчә, чәчү кампаниясе план буенча бара. Ә гомуми чәчү мәйданнары быел 85 млн гектардан артып киткән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез