Газетага язылу

Былтыр банклар халыкның 14 триллион сум акчасын саклап калган

Россия банкы бүлеге – Татарстан буенча Милли банк җитәкчесе урынбасары Нурания Хәйруллина сүзләренә караганда, 2025 елда банклар 134,2 миллион мошенниклык операциясен туктатып калган.

“Алдагы ел белән чагыштырганда, – бу ике тапкыр күбрәк”, – диде ул. Нурания Хәйруллин сүзләренә караганда, былтыр банклар халыкның 13,9 триллион сум акчасын саклап калган. “Бу, шул исәптән, әлеге юнәлештә кабул ителгән чараларның уңай нәтиҗәсе.

Аерым алганда, 2025 елның 1 сентябренән “суыну чоры”н гамәлгә кергәч, елның өченче чирегендә урланган кредит акчалары күләме 35 процентка кимеде. Шул ук вакытта банкоматтан акча салдыруга бәйле чик тә куелды. Әлеге чара ярдәмендә сентябрьдә генә дә банклар клиентларның 44 миллиард сум акчасын саклап калган”, – диде ул.

 
 
 
 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре