Былтыр Татарстанда яшәүчеләрнең 96 проценты салым декларациясен интернеттагы “шәхси кабинет” аша гына юллаган. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган брифингта Федераль салым хезмәтенең Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин әйтте.
“2023 ел өчен декларация кампаниясе төгәлләнергә бер айдан да кимрәк вакыт калды. Узган ел алган керем өчен 2 майга кадәр хисап тотарга кирәк”, – дип искә төшерде Марат Сафиуллин.
Аның әйтүенчә, моның иң уңайлы юлы – салым декларациясен Федераль салым хезмәте сайтындагы “шәхси кабинет” аша юллау.
“Бу – уңайлырак та, җиңелрәк тә. Былтыр Татарстанда яшәүчеләрнең 96 проценты керемнәре өчен интенет аша гына хисап тотты”, – диде идарә җитәкчесе.
1 апрельгә алынган мәгълүматларга караганда, 235 меңнән артык декларация теркәлгән. Декларация кампаниясе дәвамында аларның саны 900 мең чамасы булыр дип көтелә. Бюджетка түләнәчәк акчаның гомуми суммасы якынча 4 миллиард сум тәшкил итәчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез