– Хатын-кызлар арасында керфек ясатып, тырнак һәм чәч буятып йөрүчеләр бик күп бит хәзер. Менә ул үлеп китә ди, ә мәетне, соңгы юлга озатканчы, юарга кирәк. Менә шул буяулар өстеннән юу дөрес буламы соң ул? Дөрес булмаган очракта нишләргә кирәк?
Илмир, Казан
Татарстан мөфтиенең шәригать мәсьәләләре буенча киңәшчесе Булат хәзрәт Мөбәрәков:
– Мәрхүмнең тәненең бөтен өлешләрен юганда гына бу дөрес санала. Ягъни су үтәргә комачаулый торган каршылыклар булмаска тиеш. Димәк, ясалма керфекләрне алып, буялган тырнакларны бетереп булса, моны эшләргә кирәк. Әмма күп кенә дин әһелләре, мондый мөмкинлек булмаса, куркынычы юк, дип саный. Буялган чәчләргә килгәндә, бу мәсьәләдә берничә нәрсәгә игътибар итәргә кирәк. Чәчләр юыла торган буяу белән буялган булса, юу дөрес санала. Ә инде су үткәрми торган буяу булса, аны иң элек юып төшерергә кирәк. Мондый мөмкинлек юк икән, су белән генә юу да җитә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез