Мошенниклар тозагына эләкмәс өчен, юллама сатып алганчы, туроператорны игътибар белән тикшерергә-барларга кирәк. Икътисад фәннәре докторы Вениамин Каганов “News.ru” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.
Аның әйтүенчә, иң элек туроператорның Россия Икътисадый үсеш министрлыгының рәсми реестрына кергән булуына инанырга кирәк.
“Бәясенә кызыгып, беренче очраган компаниядән тур сатып алырга ярамый. Сезнең төп бурыч – туроператорның Икътисадый үсеш министрлыгының туроператорлар реестрында булу-булмавын тикшерү. Ә инде турны туроператордан турыдан-туры сатып алмаганда, турагентның легаль эшләве-эшләмәвен барларга кирәк”, – дип аңлаткан Каганов.
Белгеч билгеләп үткәнчә, турагент килешүне туроператор исеменнән һәм аның кушуы буенча төзи.
“Килешүдә нәкъ менә туроператорның реестрдагы номеры һәм реквизитлары төгәл күрсәтелгән булырга тиеш. Турагентлар үзләре турлар булдырмый, бәлки аларны агент килешүе нигезендә сата гына”, – дип аңлатып үткән ул.
Каганов килешү төзү һәм түләүне аерым игътибар үзәгенә алырга киңәш иткән.
“Кул куйганчы, килешүне игътибар белән укып чыгыгыз. Анда туроператорның тулы атамасы һәм реквизитлары, турның барлык нечкәлекләре, килешүгә үзгәрешләр кертү һәм аны өзү тәртибе, көтелмәгән хәлләр килеп чыккан очракта гамәлләр тәртибе күрсәтелгән булырга тиеш. Килешүгә кушымта сыйфатында турның тәфсилле программасын таләп итегез. Фәкать шулай булганда гына туроператор программаның бөтен нечкәлекләре өчен җавап бирә”, – дип басым ясап әйткән белгеч.
Каганов шулай ук барлык түләүләрнең компаниянең рәсми счетлары аша гына үткәрелергә тиешлеген искә төшергән.
“Акчаны беркайчан да физик затларның картасына түгел, бәлки килешүдә күрсәтелгән рәсми реквизитларга җибәрегез”, – дип йомгак ясаган сүзенә белгеч.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проекты проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез