Чаллы янында урнашкан дача җәмгыятендә бер яшьлек бала мәете тапканнар

Чаллы янында урнашкан «Заря» исемле дача җәмгыятендә ата-аналар бер яшьлек баласын үле килеш тапкан дип яза «Челнинские известия».

Әлеге гаилә дачада яшәгән, күршеләре коляска белән йөрүче әти-әнине еш күргән була.

Белгечләр әлегә баланың үлем сәбәбен атый алмый. Шунысы билгеле - үтерү версиясе каралмый. Төгәлрәге, экспертлар лаборатория тикшеренүләрен үткәргәннән соң билгеле булачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре