Чаллы промзонасында 2 декабрь кичендә "Гараж-500" автобазары территориясендә зур янгын чыкты. Ут 6 800 квадрат метр мәйданны колачлады. Янгын сүндерүчеләр аны төнгә таба гына җиңә алган. Бәхеткә каршы, берәү дә зыян күрмәгән. Һәлакәт урынына шәһәр мэры Наил Мәһдиев, шулай ук прокуратура хезмәткәрләре дә килгән, алар тикшерү уздыра.
"Нәтиҗәләр ясалачак. Бу кече бизнес өчен зур югалту. Шәһәр бу мәсьәләдә ничек ярдәм итә алачагын карарбыз", - дип шәрехләде Мәһдиев.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез