Газетага язылу

Чаллы мэры Наил Мәһдиев хәрбиләргә техника тапшырды

Чаллы мэры Наил Мәһдиев, Россия көне алдыннан, махсус хәрби операция зонасында хәрбиләр белән очрашты. Бу хакта «Шәһри Чаллы» газетасында Зөлфия Галим хәбәр итә.

Ул хезмәттәшләре белән бергә хәрбиләргә махсус техника, җиһазлар, тормыш һәм эш өчен кирәк-яраклар тапшырды.

«Чәй өстәле артында тормыш, мөһим мәсьәләләр турында сөйләштек. Кыю егетләргә батырлыклары һәм фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт әйттем. Барсының да Җиңү белән кайтуларын көтәбез», – дип хәбәр итте ул Телеграмм-каналында.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре