Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.
Театрның әдәби бүлек мөдире, язучы Айгөл Әхмәтгалиева сүзләренчә, спектакль «Хәл бу ки... Минтимер Шәймиев» дип аталачак. Аны театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов сәхнәләштерә. Премьераны гыйнвар аенда чыгарырга планлаштыралар.
Сүз уңаеннан, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов указы нигезендә 2027 ел Минтимер Шәймиев елы итеп игълан ителде. Киләсе елның 20 гыйнварында Минтимер Шәрипов улына 90 яшь тула.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез