Чаллы технопаркы Белоруссиянең биш шәһәрендә марафон үткәрәчәк

22 сентябрьдә Минск дәүләт балалар һәм яшьләр сараенда «Мобиль технопарк» марафоны старт ала. Аны, Россотрудничество ярдәмендә, Яр Чаллыдан «Кванториум» балалар технопаркы командасы үткәрәчәк.

«Татар-информ»га балалар технопаркы директоры урынбасары Тимур Бикбаев сөйләгәнчә, беренче шәһәр Минск булачак. Анда мәктәп укучылары үзләрен пилотсыз очкычлар операторлары ролендә сынап караячаклар, виртуаль чынбарлыкта булачаклар, космик һәм нейротехнологияләр белән танышачаклар. Балалар роботларны җыеп 3D проектларын модельләштерәчәк, лазер станогында төрле детальләр һәм хәтта Беларусьның карта-пазлы да әзерләячәк.

Ике атна дәвамында Чаллы педагоглары тагын дүрт шәһәрдә – Новополоцк, Гомель, Брест һәм Гродно шәһәрләрендә 80гә якын мастер-класс үткәрәчәк. Барлыгы марафонда 1200дән артык укучы катнашачак.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре