Утырышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнаша. Җир кишәрлегенә хокуклы күпбалалы гаиләләр исемлегенә барлыгы 9539 гаилә кертелгән. Шуның 4,3 меңе кишәрлекләрне алган да инде. Тагын 4990 гаилә чиратта тора. “
Яңа гаиләләр пәйда була, балалар үсә. Күпбалалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү мәсьәләсен аерым игътибар үзәгендә тотабыз. Хәзерге вакытта 4365 гаилә җир белән тәэмин ителгән, 191 гаилә акчалата компенсацияне сайлап алган”, – дип билгеләп үткән мэр.
Ул шулай ук күпбалалы гаиләләргә җир кишәрлекләрен булдыру буенча тугыз муниципаль район җитәкчесе белән эш алып барылуын басым ясап әйткән.
Исегезгә төшерәбез: 2025 елның 2 ноябреннән Казан һәм Чаллыда яшәүче күпбалалы гаиләләргә яңа форсат ачылды: хәзер алар җир кишәрлеге урынына 200 мең сум күләмендә акчалата компенсация алырга мөмкин. Әлеге ярдәм чарасы гаиләләргә көнкүрештәге әһәмиятле мәсьәләләрне тиз генә вакыт эчендә хәл кылу мөмкинлеге бирә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез