Чаллыда боз астына киткән 77 яшьлек балыкчыны коткарганнар

Олы яшьтәге балыкчы, язгы боз астына китеп, Чаллыда Мәләкәс елгасында чак кына үлми калган. 6 нчы зональ эзләү-коткару отрядын коткаручыларның оператив эше ярдәмендә ир-атны тартып чыгарып, табибларга тапшыра алганнар.

Татарстан территориясендә хәзер республиканың төрле шәһәрләрендә урнашкан тәүлек буе ун коткару посты эшли. Әмма, Татарстан Республикасының аз үлчәмле судлары буенча баш дәүләт инспекторы урынбасары Регина Гаязова ассызыклаганча, салкын суга эләккәндә кешегә санаулы секундлар гына кала, һәм хәтта иң якын коткару посты да ярдәмгә вакытында килергә өлгермәскә мөмкин.

Коткаручылар балыкчыларны гомерен куркыныч астына куймаска чакыра, бигрәк тә һәлакәт куркынычы аеруча югары булганда.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре