Чаллы шәһәренең “Энергетик” Мәдәният йортында, Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел тулуга багышлап, “Объективта шәһәр тарихы – 10” юбилей фотокүргәзмәсен ачу тантанасы узган. Бу хакта “Татар-информ” яза.
Экспозиция стендларында – шәһәр тарихы. 1970 нче еллар – Җиңү көне аеруча киң колачлы итеп үткәрелгән чор фотосурәтләрдә аерым урын алып тора. Иң элек Бөек Җиңүнең 30 еллыгына багышланган 1975 нче елгы кадрлар игътибарны җәлеп итә. Экспозициядә Россия Фоторәссамнар берлеге һәм Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы Николай Тугановның, фотосурәтләрендә Чаллының үсүен чагылдырган башка осталарның хезмәтләре тәкъдим ителгән.
Күргәзмә ачылганнан иҗат коллективлары һәм атказанган артистлар тамашачыларга бөек Җиңүгә багышланган концерт куйган.
Күргәзмә һәр көн саен 10-19 сәгатьтә эшли. Керү – ирекле.
Исегезгә төшерәбез: быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел тулу билгеләп үтелә. Шулай ук Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә, 2025 ел – Ватанны саклаучы елы буларак игълан ителде. Күптән түгел генә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды. Ул Россиянең бүгенге үсешендә һәркайсының өлеше барлыгын билгеләп үтте.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез