Газетага язылу

Чаллыда күперләр җитештерү заводы ачылды

Чаллыда беренче КАМАЗ йөк машинасы эшләп чыгарылуга 50 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында күперләр җитештерү заводы ачылды.

Тантанада Россия Федерациясенең беренче вице-премьеры Денис Мантуров, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Ростех башлыгы Сергей Чемезов, автокомпания генераль директоры Сергей Когогин, Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина һәм башкалар катнашты, дип яза Татар-информ.

Мантуров билгеләп үткәнчә, әлеге заводны ачу К5 буыны йөк машиналары өчен күперләр импортын алыштырырга мөмкинлек бирәчәк, шул ук вакытта агрегатларның төп компонентлары Россиянеке булачак. Проектка 6,5 миллиард сум күләмендә инвестиция кертелгән, шуның 5 миллиард сумын Сәнәгатьне үстерү федераль фонды биргән.

Миңнеханов сүзләренчә, яңа линияне ачу - технологик суверенитетны ныгытуга һәм илебез автосәнәгатен үстерүгә чираттагы адым.

Чемезов билгеләп үткәнчә, 130 мең квадрат метр мәйданны биләгән югары технологияле яңа комплекс 11 цехны, 6 мең берәмлек җиһазны үз эченә ала һәм 2,8 мең эш урыны булдырачак.

«Беренче КАМАЗ йөк машинасы эшләп чыгарылуга 50 ел туган көндә күперләр җитештерү заводын ачуыбыз символик мәгънәгә ия. Бу компания үсешенең тагын бер дәлиле», - дип белдерде Когогин.

Предприятие К3 һәм К5 буыны автомобильләре өчен күперләр җитештерәчәк. Яңа агрегатлар югары йөкләнеш сәләте һәм ресурсы белән аерылып тора: компания мәгълүматлары буенча, картерларның ныклыгы 6 миллион циклдан артып китә, бу классик конструкцияләр күрсәткечләреннән алты тапкырга югарырак.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/v-celnax-otkryli-zavod-po-proizvodstvu-mostov-za-65-mlrd-rublei-5919274

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре