Чаллының егерме яшьлек кешесенә полиция хезмәткәренә һөҗүм өчен җинаять җәзасы яный. Эш судка тапшырылган, дип язалар РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсенә.
Вакыйга узган елның 25 октябрендә кичен Шамил Усманов урамындагы кибет янында була. Исерек хәлдәге яшь егет каты итеп сүгенә һәм, үтеп баручыларның игътибарын җәлеп итеп, үзен агрессив тота.
Урынга патруль килә. Полиция хезмәткәрләре дебоширны тынычландырырга тырышып карыйлар һәм аңа хезмәт машинасына утырырга тәкъдим итәләр. Моның урынына гаепләнүче тәртип сакчыларының берсенә ташлана һәм аңа суга. Полиция хезмәткәрләренә һөҗүм итүчене көч белән туктатырга туры килгән.
Тикшерү җинаять эше материалларын судка җибәргән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез