Газетага язылу

Иртән дә үлчәргә, кич тә

Гипертония – бүген иң киң таралган авыруларның берсе. Аны юкка гына «мыштым үтерүче» дип атамыйлар. Чөнки күпләр үзләренең югары кан басымы белән яшәвен белмәскә дә мөмкин. Баш авыртуны баса торган дару эчәләр дә шуның белән тынычланалар, ә бу авырту кан басымыннан булырга мөмкин.

Иртән дә үлчәргә, кич тә
Ясалма фәһем

Билгеләре һәм сәбәпләре

*Кан басымы, күбесенчә, стресс аркасында күтәрелә. Ул 140/90 нан югарырак булса, табибка барырга сәбәп бар дигән сүз.

*Гипертония белән авыручының портреты: гәүдә авырлыгы тиешле нормадан арткан, тозлы, баллы ашарга ярата, аз хәрәкәтләнә, даими стресс кичерә торган, йокы режимы еш үзгәрүчән, тәмәке тарту кебек начар гадәте булган 35 яшьтән өлкәнрәк кеше.

*Кан басымы югары булган кешенең башы авырта, тыны кысыла, башы әйләнә, күз аллары караңгылана, күңеле болгана, ул начар йоклый, тиешсезгә дә ярсый, даими рәвештә хәлсезлек тоя.

*Гипертония инсульт, инфаркт куркынычын арттыра. Кан басымының югары булуы йөрәккә, кан тамырлары, бөер, баш миенә дә тискәре йогынты ясый. Кан басымы хәтта сукыраюга да сәбәпче булырга мөмкин.

Ярамый

Гипертонияне дус-туганың сүзе, интернетта популяр булган киңәш һәм дару  ярдәмендә дәваларга ярамый. Чөнки һәр очрак индивидуаль, берәүгә килешкән чара яки дару сиңа килешә дигән сүз түгел. Кан басымын төшерә яисә күтәрә торган дарулар авыртуны баса торганнары сыман тиз генә тәэсир итми, шуңа күрә дәваның чыннан да файдасы булуын белү өчен күпмедер вакыт узу зарур. Ашыгып, нәтиҗә чыгарырга ярамый.

Киңәшләр

  • Гипертония диагнозы куйсалар, яшәү урыны буенча кардиолог яки участок терапевтына исәпкә басарга киңәш ителә.
  • Кан басымын даими күзәтеп, көндәлек алып барырга. Аны иртән һәм кич үлчәргә кирәк.
  • Кан басымының бигрәк тә нинди очракларда күтәрелгәнлегенә игътибарлы булырга һәм андый хәлләрне читләтеп узарга.
  • Көн саен кимендә 30–40 минут саф һавада йөрергә. Хәрәкәттә – бәрәкәт: җәяү йөрү кан басымы күтәрелүдән иң яхшы профилактика чарасы булып тора.
  • Ризыкка игътибарлы булырга: газлы, тозлы, баллы әйберләрне кулланмаска тырышырга, тиешле күләмдә су эчәргә.
  • Йокы режимын көйләргә. Даими йокы туймау кан басымын уйната.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре