– Әни алтыбызны да кеше итте. Бөтенебез дә, Казанга килеп, югары белем алдык. Ничекләр акчасы җиткәндер, ничекләр сабыр иткәндер. Еллар узган саен, әниебезгә карата ярату, хөрмәт, рәхмәт арта гына, – ди игезәк кызларының берсе Гөлия. – Әти малай көткән, әни кыз алып кайта торган. Бала җанлы, гаиләсен яратып яшәгән әтиебез кыска гомерле була. Авыл советында эшләгән елларында Кукмарага җыелышка чакырып алалар. 1992 елның 5 ноябре була бу. Машина йөртүче Дамир абый – 25 яшендә, әти 45 яшендә һәлак булды.
Куркыныч хәбәрне ишеткәндә, Гүзәлия апаның камыр баскан чагы була. Аягына да кимичә, урамга чыгып чаба, ә иренең үле гәүдәсен күрүгә, аңын җуя.
– Ул көнне олырак апаларым авылга кайтасы була. Әти килеп алыр дип күпме көтсәләр дә, насыйп булмый. Телефон заманы түгел бит. Аларны башка кеше утыртып алып кайта. Шул кайтудан олы апабыз Зөлфия читтән торып укуга күчеп, әнигә ярдәм булсын дип, авылда эшкә керә. Авылга кайтуы язмышын да үзгәртә. Ралиф җизнәбез белән гаилә кора. Без җизнәбезне әтиебез урынына калган кешебез дип йөртәбез. Ул безнең барыбызга да әти җылысын бирергә тырышты, – ди Гөлия. – Без игезәкләр булсак та, туганым белән капма-каршы кешеләр. Алия – бөтенләй җир кешесе, ә мин хыялый, күктә йөрергә яратам. Мәктәптә укыганда, 23 февральгә һәр бала әтисенә бүләк ясады. Укытучы апа шунда: «Сез, Алия белән Гөлия, җизнәгезгә ясагыз», – диде. Алия – бүләген әнигә, ә мин әтигә ясадым. Мәктәптән кайтканда кар ерып зиратка барып, әтинең каберенә открыткамны куйдым. Менә шул төнне әтине төштә күрдем. Үз гомеремә беренче һәм соңгы күрүем булды, ахры. Ап-ак күлмәк киеп басып тора иде.
Гүзәлия апа балаларын кешедән ким-хур итмәс өчен эшли дә эшли. Кызларын да хезмәт белән үстерә. Күп итеп мал асрыйлар.
– Җитәкче булып эшләгән әтинең дусларына да рәхмәт инде. Сенаж-печән кыстырып кайтканны күрсәләр дә, күрмәмешкә сабышып узып китәрләр иде. Бөтен эшне эшләп үстек. Тиресен дә түктек, печәнен дә өйдек. Бер җиребез дә кимемәде. Әни катырак булмаса, бүгенге тормышыбызның ямен аңламас идек, – ди Гөлия. – Әни колхозда эшләгәч, аны еш кына шифаханәгә җибәрәләр иде. Менә шуннан ул, үзе ашамыйча, безгә гел җиләк-җимеш алып кайтты. Күз төшә бит инде, ашыйсы килә. Беркайчан да әнидән сорамыйча ризыкка үрелмәдек. Башта бүлмәгә кереп, әни, дип эндәшә идек. Әгәр ул елмаебрак җавап бирсә, теге тәмле әйберләрне сорыйбыз. Әгәр ул катырак эндәшсә, юк болай гына, дия идек.
Әниләренең авырлык белән аякка бастырганын күреп үсә кызлар. Казанга киткәч, кесәләрендә бер тиен акча булмаса да, әниләрен борчымыйлар. Гүзәлия апа да кызлары өчен барысын эшли. Елга бер тапкыр ул, колхоздан машина сорап, аларны базарга алып бара торган була.
– Ел буе эшләгәнгә бер көн бәйрәм шул иде. Әни безгә иң матурын, иң затлысын гына алып кидертте. Үзенә акча тотмады ул, үзен уйламады. Башка кияүгә чыгам дип тә әйтмәде. Олырак апаларым бервакыт: «Әни, әйдә сине бер абый белән таныштырабыз», – дип сүз катканнар иде. Ник әйткәннәренә үкенделәр. Әни гомер буе әтиебезнең рухын саклап яши, – ди Гөлия. – Әтиебезне әле дә сагынабыз. Балачакта әтилеләрнең чанасы таудан зират башына кадәр төшәр иде. Ә менә безнеке ерак китә алмады. Әтилеләр зиратка чана белән төшсә, без сагынган саен йөгереп килер идек. Укырга кергәч, авылга кайтулар да читен иде. Башта юлда машина тотып, Мамадышка кадәр кайтасы. Аннары авылга. Менә шул вакытта аяклар туңып, салкыннар үзәккә үткәндә, әти исән булса, дип йөрәкләр өзгәләнер иде! Әнигә рәхмәт. Яралы йөрәгендә һәрберебезгә урын булды. Инде хәзер дә без дип яши. Күп итеп казлар тота, җәен җиләк җыя. Нинди генә ярдәм кирәк дисәң, хәзер булышырга тора. Оныкларын караша. Бүген алтыбызның да – үз тормышы. Бәхетле гомер кичерәбез. Без моның әниебезнең хәер-догасы икәнен беләбез.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез