Беренчедән, кар җылылыкны саклый. Көрт астындагы температура өстәгегә караганда 15 градуска югарырак. Димәк, җир өстендә салкынлык –25 икән, кар астында ул –10 градус кына. Бу үсемлекләрне туңып юкка чыгудан коткара. Шул рәвешле, җәйге яшеллек өчен без кар катламына рәхмәтле булырга тиеш. Кар булмаса, яшел үләннәр дә, күзнең явын алып утырган чәчәкләр дә, дулкынланып торган иген басулары да, башка үсемлекләр дә, бер сүз белән әйткәндә, кишерем дә булмас иде.
Икенчедән, кар сәламәтлек өчен уңайлы. Сәбәбен әйтә алмыйм инде, әмма җиргә кар ятмый икән, 15 градус салкынга да чыдап булмый. Кар яуса, – 40 ка да бик ис китми, ул һаваны йомшартыбрак җибәрә, салкынның тәэсир көчен киметә. Алай гына да түгел әле. Кар ул кешене хәрәкәтләнергә мәҗбүр итә. Чаңгы шуарга, мәсәлән. Хәрәкәтләнәсең дә үпкәңне саф һава белән ныгытасың, организм кислородка байый. Хәер, чаңгы гына түгел. Заманында безне, республика күләмендә ярышларга әзерләгәндә, көрт буйлап йөгертәләр иде. Бу бик җиңел түгел, бот тиңентен көрттән йөгерү өчен хәйран гына тырышырга, тир түгәргә кирәк.
Менә шул спортчы чакларны мин Казан урамнарына чыккан саен искә алам. Чөнки монда да халыкның сәламәтлеге өчен бөтен шартлар да тудырылган. Кая гына барырга теләсәң дә, тез тиңентен кар ерып үтәргә туры килә. Хәйран гына тырышасың инде. Тир түгәсең. Әмма барасы җиреңә барып җитәсең. Бу бик файдалы, чөнки шулкадәр каршылыклар ерып баргач, эшеңне эш итмичә кул селтәп кайтып китә алмыйсың. Димәк, кар ерып йөрү эшеңнең нәтиҗәлелеген арттыра.
Аннан соң, сәламәтлеккә дә файдасы зур. Көн саен шулай хәрәкәтләнеп торгач, саулыкны ныгыта, физик мөмкинлекләрне ача. «Бу безне тагын көрттән йөгертергә уйлый», – дип куркып, бөтен чир-чорларың качып бетә.
Транспортта йөрүчеләр өчен дә яхшы инде бу. Машина йөртүчеләр, үзләренең күлләвектә уйнап үскән чакларын хәтерли-хәтерли, кар өеменә кереп «буксовать» итеп ята. Аннан соң, чыгып тәгәрмәч астын казыйлар, машина этәләр. Менә бит бер уйламаган җирдән никадәр физик күнегү ясала! Югыйсә бер каршылыксыз көнозын рульгә утырып йөрсәң, әллә нинди чирләргә юлыгуың бар. Ә монда – рәхим ит, бераз хәрәкәтләнеп, тән язып ал.
Кайберәүләр зарланган була инде... «Кыш буе урамнарда кар көрәмиләр, халыктан көләләр», – дигән булалар. Болай дип әйтүчеләрне тыңларга ярамый. Алар үзләре дә ялкау, башкаларны да ялкаулыкка өнди.
Карны көрәмәү ул хакимиятнең булдыксызлыгы түгел. Ул безнең җитәкчеләрнең алдан күрә белүче бөек затлар, даһи икътисадчылар һәм сәясмәннәр икәнен ассызыклап тора. Менә сез күз алдына китереп карагыз. Бүген Казан урамнарын кардан тазартырга уйладылар, ди. Моның өчен күпме эшче куллар кирәк? Күпме техника? Ягулык-майлау чаралары? Бер юньсезе булса, кичекмәстән кар тазарта башлар да бюджет акчасының фәлән кадәр өлешен шушы мәгънәсез эшкә сарыф итәр иде. Ә алдан күрүче җитәкче алай кыланмый. Чөнки ул белә: кар үзеннән-үзе эреп бетәчәк. Яз җиткәч. Кар ул килә дә китә, ә акча янда кала. Кем янында калуы – башка мәсьәлә. Акчаның үз акылы бар аның, кем якынрак – шуның янында кала. Әмма бу очракта аның янда калуы мөһим.
Бу кыска гына язмада мин, әлбәттә, карның бөтен файдасын да санап бетерә алмадым. Исегезгә төшкәннәрен үзегез барлагыз. Һәм үз шәһәрләрегез урамында көрт ерып йөргәндә, аның шушы файдалы якларын исегезгә төшерегез. Кешенең йөрү тизлеге нинди сукмактан барудан түгел, ә нинди кәеф белән атлаудан тора. Яхшы кәефләр телим!
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез