Газетага язылу

Бергә яшик, аерым йоклыйк – табиб киңәше

Йокы татлы булсын өчен, уңайлы карават, матрас һәм мендәр генә җитеп бетми икән.

Бергә яшик, аерым йоклыйк – табиб киңәше
ru.pinterest.com

Табиб-сомнолог, Россиянең атказанган табибы Роман Бузунов сүләренчә, йокының сыйфаты яхшы булсын, дисәң, аерым йоклау кирәк. Фәнни тикшеренүләр күрсәткәнчә, икәү йоклаганда, һәркемнең йокысының рәте китә, бигрәк тә карават тар булса.

Стандарт ике кеше ята торган урынның, гадәттә, киңлеге 140–160 см. Димәк, һәркемгә 70–80 см туры килә, бу балалар караваты киңлегеннән дә таррак килеп чыга. Урын җитмәүдән тыш боргалану, мышнау, гырлау, юрган бүлешү, тибенүләрне дә исәпкә алсаң, монда тыныч йокы турында сүз дә була алмый! Бер-берең кочагында әлбәттә, тизрәк йоклап китәсең, тик бу йокы татлы була дигән сүз түгел. Көнбатышта соңгы берничә елда төнге аерылышу (sleepdivorce) модага кергән. Ягъни парлар, йокылары татлырак булсын өчен, аерым ята. Әгәр андый вариант ошамаса, белгечләр әйтүенчә, караватның киңлеге ким дигәндә 180 см, мөмкинлек булса, 200–220 см булганын алырга кирәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре