Газетага язылу

Төсләрне үзең сайлыйсың

Кем үзен оптимист дип саный? Бәйрәм белән сезне! 27 февральдә Оптимистлар көне билгеләп үтелә икән. Кемнәр була ул оптимистлар һәм пессимистлар? Алар тумыштан шундыймы? Оптимистлар, чыннан да, озаграк яшиме?

Төсләрне үзең сайлыйсың

Бу һәм башка сорауларга җавап бирергә практик психолог, гипнолог, гаилә мөнәсәбәтләре белгече Зәйтүнә Әхмәтҗанова ярдәм итте.

– Оптимизм һәм пессимизм тумыштан биреләме? Әллә ул – тормыш дәверендә үзләштерелә торган сыйфатмы?

– Ул – тормыш барышында барлыкка килә торган фикерләү рәвеше. Оптимизм яки пессимизм, гадәттә, 8 яшь тирәсендә үк формалаша башлый: бала тирә-юньдәге вакыйгаларны ничек аңлатырга өйрәнә, моңа исә аның өчен абруйлы кешеләрнең мөнәсәбәте зур йогынты ясый. Аңа тынычмы, куркынычмы? Ул үзен яратуларын, ничек бар, шулай кабул итүләрен тоямы? Кирәк чакта аңа ярдәм итәләрме? Барысы да баланың дөньяга карашын билгели.

Син пессимист икән, моны үзгәртеп, оптимистка әйләнеп буламы?

– Пессимизм белән оптимизм – гади генә холык сыйфатлары түгел, ә дөньяны кабул итү ысуллары. Пессимистлар дөньяны кара төсләрдә күрергә, иң начарын көтәргә һәм игътибарны проблемаларга юнәлтергә ияләнгән. Оптимистлар исә, киресенчә, яхшыга ышана, авырлыкларда да мөмкинлекләр таба һәм стрессны җиңелрәк кичерә.

Тормышка карашны үзгәртергә дә, пессимисттан оптимистка әйләнергә дә мөмкин. Беренчедән, моны аңларга кирәк. Икенчедән, көчле теләк булырга тиеш. Чөнки күп кенә пессимистик карашлы кешеләр «автомат режимы»нда яши һәм үз уйларының кара төсләргә буялганын хәтта сизми дә. Шуңа да үз уйларыңны күзәтергә, контрольдә тотарга, аларны үзгәртергә өйрәнергә, яхшы якларны күрә белергә, оптимист кешеләр белән күбрәк аралашырга, дөньяга һәм кешеләргә ышанырга өйрәнергә кирәк. Бу – үз өстеңдә зур һәм катлаулы эш, ләкин ул мөмкин һәм нәтиҗәле.

– Оптимизм ул һәрвакыт яхшы, ә пессимизм һәрвакыт начар, дип әйтергә мөмкинме?

Юк, бу дөрес түгел. Оптимистлар арасында да тормышка артык җиңел карап, үзләренең чын проблемаларын күрмәүче, күрергә теләмәүче кешеләр бар. Мәсәлән, кеше күп елмая, гел уңай сүзләр сөйли, ләкин моның артында аның мөһим мәсьәләләрне күрергә һәм хәл итәргә теләмәве яшеренергә мөмкин. Әйтик, ул гаилә кора алмаган яки гаиләдән киткән, яисә белгеч буларак үзен тормышта таба алмаган булырга мөмкин.

Шул ук вакытта пессимистлар, матур сүзләр кычкырып йөрмәсә дә, аларның төп ихтыяҗлары канәгатьләндерелгән булырга мөмкин. Алар шулай ук көтелмәгән хәлләргә дә еш кына алданрак әзер тора.

Иң мөһиме – кеше тормышны реалист буларак бәяли белсен, үз проблемаларын күрсен һәм аларны хәл итү юлын тапсын.

– Оптимистлар озаграк яши, сирәгрәк авырый, диләр. Бу ни дәрәҗәдә дөреслеккә туры килә?

– Монда турыдан-туры бәйләнеш юк. Әйе, оптимистик караштагы кешеләр тормыштагы авырлыкларны һәм стресслы хәлләрне җиңелрәк кичерергә мөмкин. Алар үзләренә һәм сәламәтлекләренә күбрәк игътибар бирәләр. Әмма, кеше бары тик позитив карашы аркасында гына озаграк яши һәм сирәгрәк авырый, дип әйтү фәнни яктан дөрес түгел.

Тикшеренүләр күрсәткәнчә, уңай психологик халәттә булган кешеләр сәламәт яшәү рәвешен ешрак сайлый. Алар физик яктан актив була, зарарлы гадәтләрдән читтәрәк тора, медицина ярдәме сорап, вакытында мөрәҗәгать итә. Ләкин сәламәтлеккә һәм гомер озынлыгына бик күп факторлар тәэсир итә: нәселдәнлек, социаль-икътисадый шартлар, туклану, экологик мохит, медицина ярдәменең сыйфаты, психик халәт һ.б. Шуңа күрә оптимизмны сәламәтлеккә уңай йогынты ясый торган психологик ресурс дип карарга кирәк. Ул күбрәк кешенең тормыш сыйфатына, ягъни бу тормышны ничек кабул итүенә, стресс белән ничек көрәшүенә, үзен ни дәрәҗәдә кайгыртуына йогынты ясый.

– Бер-берсенә капма-каршы ике кеше – оптимист һәм пессимист гаилә корып, бәхетле гомер кичерә аламы?

– Әйе, тормышта еш кына капма-каршы холыклы кешеләр бер-берсенә тартыла бит. Гаиләдә дә еш кына берең күбрәк оптимист, ә икенчең пессимист була. Бу очраклы түгел. Гаилә корганда төрле шартларга яраклаша белү мөһим, шуңа күрә кешеләр еш кына үзләренә охшамаган, башкача фикер йөртүче партнерны сайлый. Озак еллар бергә яшәгәндә алар бер-берсенә тәэсир итә: кайбер сыйфатларны үзләштерәләр, карашлары йомшара, уртак тормыш стиле барлыкка килә. Бу – гаиләнең табигый үсеше. Мондый парлар бик бәхетле, ә никахлары озын гомерле була, чөнки алар бер-берсен тулыландыра: оптимист – өмет һәм энергия, ә пессимистрак партнер саклык һәм алдан уйлау өчен җаваплы була.

– Бу мәсьәләдә алтын урталыкны ничек табарга? Реалист булу – алтын урталыкмы?

– Реалист – тормышны бизәмичә, ничек бар, шулай күрә белүче кеше. Әмма реалистлар бөтенләй хиссез дигән сүз түгел бу. Без барыбыз да – тере кешеләр, шуңа күрә төрле хәлләрдә төрле хисләр кичерергә, ялгышырга, үзгәрергә мөмкинбез. Кеше тормышның төрле мизгелләрендә пессимист та, реалист та, оптимист та була ала. Бу – тотрыксызлык түгел, ә рухи сыгылмалылык билгесе. Куркыныч вакытта саклык кирәк, ә үсеш чорында оптимизм көч бирә.

Алтын урталык исә – бер рольгә ябышып калмау, ә ситуациягә карап карашны үзгәртә белү. Реалист булу алтын урталыкка якын, ләкин иң мөһиме – сыгылмалылык һәм үз халәтеңне аңлау.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре