Газетага язылу

Бакчаны матурлыйбыз: проектны көз яки кыш айларында ук әзерләп куярга кирәк

20 шәр сутый бәрәңге, әле шуңа өстәп бөтен туган-тумачага җитәрлек итеп яшелчә утырткан заманалар артта калды. Ял күрмичә, җәй буе бакчада эшләүне һәм яшелчә сатып алуга тотылган акчаны бер бизмәнгә салсаң, икенчесе кайчак отышлырак та килеп чыга. Әмма җирне дә буш тотасы түгел. Иң мөһиме матур булсын.

Бакчаны матурлыйбыз: проектны көз яки кыш айларында ук әзерләп куярга кирәк
ru.pinterest.com

Гөлназ Шакирова колакка ят, әмма күпмедер дәрәҗәдә барыбызга да таныш ландшафт дизайнеры һөнәренә әнә шундый ният белән алына.

Бакча гаепле

– Бу эш белән кызыксынуым үзебезгә бакча алганнан соң башланып китте. Нәрсә теләгәнемне беләм, ә ничек эшләргә икәнен аңлап җиткермим. Укырга тәвәккәлләдем. Минем бакчадагы үзгәрешләрне күреп, туганнар һәм дуслар да кызыксына башлады. Эшемне ошаткач, күңел тагын да күтәрелде. Тәҗрибә туплаганнан соң, зуррак проектлар алып, акча эшләү теләге туды, – ди Гөлназ. – Катлаулы проектларны яратам. Аны эшләп чыкканнан соң, нәтиҗәсен күреп сөенәм. Гаиләдәге һәр кешенең фикерен тыңларга кирәк. Чөнки һәрберсенең үзенчә ял итәсе килә. Хәзер кешегә ял зонасы кирәк. Барбекю урыны, балаларга уен мәйданчыгы ясауны сорыйлар. Кояштан качып, ял итү өчен агачтан ясалган корылмалар бик популяр, балыклар йөзеп йөри торган кечкенә күлләр ясаталар.

Дөрес, ял итәм дип, түтәлдә казынудан баш тартмады әле безнең халык.

– Кемгәдер бакчада берничә түтәл, парник булу мөһим. Икенчеләре бары тик җиләк-җимеш агачларына өстенлек бирә. Өченчеләренә, гомумән, үсемлекләр генә булсын. Әмма шәһәр кешесенең эштән соң күбрәк ял итәсе килә, – ди Гөлназ. – Сер түгел, матур ял өчен түләргә кирәк. Мисал китерәм: офис каршындагы 1 сутыйдан азрак мәйданда чәчәк клумбаларын тәртипкә китереп, чәчәкләр утырттык. Клиентларга бу эш 170 мең сумга төште.

Зөлфия Шәфыйкованың башкаланың Коры елга бистәсендә әти-әнисеннән калган бакчасы бар икән.

– Интектем мин ул 6 сутый бакча белән. Яшермим, анда эшләүне кечкенәдән яратмадым. Әмма үземә калгач, күршеләрдән оят дип, аны карарга, яшелчә үстерергә тырыштым. Күңел тартмаган эш белән шөгыльләнәсе дә килми бит әле. Бакчага баргач, уйнарга да урын тапмаган кызымны кызганып, барысын да үзгәртәсе килде. Ландшафт дизайнерын чакыртырга булдык. Рәхмәт иремә, ризалашты, – дип искә ала Зөлфия ханым.

Иң күп акча автоматик су сиптерү җайланмасын ясауга киткән. Хәзер шланг тотып, су сибеп йөриселәре юк икән. Бакчага зур игътибар сорамый торган куаклар, күпьеллык чәчәкләр утыртканнар. Ә газон урынына тукранбаш һәм тимьян чәчкәннәр.

«Хәзер безнең бакча өч зонага бүленгән. Беренчесе – барбекю урнашкан ял итү, дус-туганнар белән җыелышып аралашу урыны. Икенчесе – кызыма уен почмагы. Өченчесе – балыклар йөзеп йөри торган кечкенә генә күл. Монда без ирем белән аккан су тавышын тыңлап серләшергә яратабыз. Ә иң мөһиме, хәзер мин бакчага ашкынып киләм», – ди Зөлфия Шәфыйкова.

Бу матурлык аларга, чит илгә барып, 5 йолдызлы кунакханәдә ял итеп кайту бәясенә төшкән. Бер әйбер куандыра. Чит илдә 10 көн генә ял итәбез, ә бер матурлаган бакча хуҗаларын күп еллар сөендерәчәк.

Дизайнер Гөлназдан киңәшләр

Проектны көз яки кыш айларында ук әзерләп кую отышлы. Язга кадәр участокның планын төзергә, нинди стильдә булуын билгеләп, кирәкле үсемлекләрне сатып алырга вакыт җитәрлек булачак.

Беренче чиратта участокта эшне җирне тигезләүдән башларга кирәк. Су сибү җайланмалары өчен траншея казырга онытмагыз. Шуннан утыртыласы үсемлекләр урыннары билгеләнә. Үсемлекләр утыртылганнан соң алар арасына агач кайрылары салып чыгалар. Бу чүп үләннәр чәчәк түтәлләрен ямьсезләп утырмасын өчен кирәк. Агач кайрысын, вак ташлар белән дә алыштырырга мөмкин. Әлеге эш матурлык өчен генә башкарылмый, агач кайрысы, вак ташлар чәчәкләрне саклауның бер чарасы булып тора. Җәен дымны саклый, кышын исә җылытып торуның бер ысулы. Чәчәк түтәлләре эшләнеп, агачлар утыртылганнан соң газон чәчелә. Рулонлы газон бер атна эчендә үсеп, яшелләнеп китә, ләкин ул кыйммәтле санала. Шулай ук чирәм орлыгы чәчәргә мөмкин. Ике очракта да вакытында су сибәргә, аны карап торырга кирәк.

Үсемлекләр сайлыйбыз

Чит илдән кайтарылганга караганда, үзебездә үстерелгән чәчәк һәм үсемлекләргә өстенлек бирү яхшырак. Чөнки алар безнең җирлеккә туры килә. Чәчәкләрне үзебезнең бакчачылардан алу да отышлы. Аларны сайлаганда тагын бер мөһим әйберне истә тотарга кирәк. Бакча гел чәчәктә булырга тиеш. Шуңа да язгы, җәйге, көзге чәчәкләр утыртырга тәкъдим ителә. Күпьеллык чәчәкләр утырткан очракта эше кимрәк була. Бәяләргә килгәндә, Казанда эшли торган питомникта бер төп хоста – 590, флокс – 550, ирис 590 сум тора.

Үзе матур, үзе кыйммәт

Бакчада ылыслы үсемлекләрдән торган бер почмак булдырырга мөмкин. Ләкин ылыслы агачлар утыртырга уйлаганнарга аның кыйммәткә төшәчәген алдан кисәтү сорала. Мәсәлән, 5 метрлы эрбет агачы иң кимендә 150 мең сум, 3 метрлы туя – 79 мең, 1 метрлы нарат 49 мең сум тора. Ылыслы агачларга өстенлек биргәндә, һәр кеше үзенең акча янчыгының ни дәрәҗәдә калын булуын карый. Әлбәттә, бу агачлар җәен дә, кышын да матур күренә. Гомумән, бакчага үсемлекләр алганда, аларның яз-җәй көннәрендә генә түгел, кышын да матур булганын сайларга кирәк.

Бакча матур гына түгел, уңайлы һәм җанга рәхәт бер җир булырга тиеш. Шуңа агач-чәчәк утырту белән генә чикләнергә кирәкми. Дус-туганнар белән бергә ял итү өчен агачтан төрле корылмалар, ягъни пергола ясарга мөмкин. Балалар өчен таганнар, эштән соң утырып ял итәргә, кошлар сайравын тыңларга эскәмияләр ясатырга була. Барысын да уйлап, ашыкмыйча эш итегез. Бу очракта җиде тапкыр үлчәп, бер тапкыр кисүең хәерле.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре