Чаллыда СВОдан кайткан өч кеше «Батырлар» программасына кертелде

«Батырлар» – махсус хәрби операция ветераннарыннан һәм катнашучыларыннан Татарстанда кадрлар резервы булдыру өчен уйланылган махсус проект. Чаллыдан 57 кеше гариза бирде, 3 кеше сайлап алынды. Алар – Тимур Нусратов, Алексей Антонов, Рөстәм Имаметдинов. Бу хакта «Шәһри Чаллы» сайтында Гүзәл Шиһапова яза.

Беренче булып егетләрне шәһәр мэры котлады. Наил Мәһдиев аларның остазы булырга әзерлеген белдерде.

«Әлеге программа сезгә киләчәктәге эшчәнлегегезгә әзерләнергә ярдәм итәчәк. Укулардан соң яңа белем тупларсыз, яңа танышларыгыз барлыкка килер. Муниципаль органнарда хезмәт – киеренке, сез шуңа алдан әзерләнегез. Мондый мөмкинлек бөтен кешегә дә бирелми. Безнең, муниципаль берәмлек буларак, үз тәҗрибәбез бар. Без шуның белән бүлешә алабыз. Шәһәребездәге идарә органнары белән хезмәттәшлек итәргә дә өйрәтербез. Эш фронты төрле, укулардан соң сез үзегезгә туры килгән юнәлешне сайлый алачаксыз. Сезнең тормыш тәҗрибәгез яшегезгә караганда да зуррак. Безнең уртак хезмәттәшлек файда китерер дип өметләнәм», – диде ул.

Проектта катнашучыларның берсе Тимур Нусратов – азмы-күпме муниципаль хезмәттә беренче адымнарын ясый башлады. Ул Шәһәр Советының махсус хәрби операция ветераннары ассоциациясе башлыгының урынбасары булып тора. «Мин фронттан кайткач, үзем дә күп кенә бусагаларны таптадым. Документлар белән күп йөрисе. Сораучыларга киңәшләр бирдем, түләүләр алыр өчен кая һәм ничек барасын сөйләдем. Шулай халыкка файдалы булып куйдым», – ди Тимур.

«Бу – уку, эшкә урнашу өчен яхшы мөмкинлек. Үз шәһәремә, республикама ярдәм итәсем килә. Дөресен әйткәндә, мин II группа инвалид. Яхшы эшкә урнашу да җиңел түгел. Үземнең белемнәремне арттырасым, бәхетемне сынап карыйсы килә. Миңа яшьләр белән эшләү ошый. Балаларга ватанпәрвәрлек дәресләре дә уздырдым, үзем программа төзедем. Тарихны да үз күргәннәремне кушып сөйләдем, аларга кызык булды, сораулар да яудырдылар. Үсеп баручы буын белән эшләү минем күңелемә якын. Йөз кешенең унысына дөрес аңлата алсаң да яхшы бит», – ди егет.

«Муниципаль хезмәттә эшләрбезме, әллә хәрби хезмәттә калырбызмы? Монысын вакыт күрсәтер. Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен мондый проект бик яхшы, аларга юнәлеш биреп, тәҗрибә белән уртаклашу кирәк. Нәтиҗәсе дә яхшы булыр дип уйлыйм. Әле бу беренче этап кына, программа дәвамлы булыр кебек, чөнки кайнар нокталардан егетләребез дә кайтачак», – ди «Батырлар» проектына сайлап алынган икенче шәһәрдәшебез Рөстәм Имаметдинов.

Рөстәм хәзер хәрби комиссариатта баш комиссар ярдәмчесе булып эшли. Аңа махсус хәрби операциядән кайтучылар белән очрашуларны, вафат булган батырларны күмү процессларын оештыруны, аларның туганнары белән күрешүне, түләү белән бәйле мәсьәләләрне ачыклауны йөкләгәннәр.

Чаллыдан «Батырлар» проектында катнашучы өченче хәрби – Алексей Антонов. «Проект яңа үсеш мөмкинлекләре бирә, яңа танышлар табарга ярдәм итә. Мин хәзер «муниципаль хезмәткәр» белгечлеге буенча икенче югары белем алам. Укып бетергәч карарбыз, мэр әйтмешли: «Түбәннән башларга кирәк!» – ди Алексей программаны хуплап.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре