Чаллыдан алып Африкага кадәр. Казанда төрки халыкларының «Нәүрүз» театр фестивале узачак

Казанга «Нәүрүз» килә! 9–22 июнь көннәрендә Татарстан башкаласында төрки халыкларының театр фестивале уза. Быел ул төрки дөнья белән генә чикләнми: Казанга Бразилия, Греция, хәтта Көньяк Африка Республикасыннан театр коллективларын көтәләр. Бу һәм башка яңалыклар турында фестивальгә багышланган матбугат очрашуында сөйләделәр.

Берсе эчендә икенчесе

Төрки дөнья, димәктән. Быелга фестивальнең эчтәлеген үзгәртергә җыенмыйлар җыенуын. Әмма оештыручылар бер урында таптанып тормаска кирәклеген әйтеп узды. Димәк, киләчәктә «Нәүрүз» колачын җәймәгәе. Быел «төрки булмаган» кунакларның килүе исә фестиваль кысасында Халыкара театраль олимпиада узуына бәйле.

– Төрки халыкларның театрлары бер-берләрен инде яхшы белә. Без еш очрашабыз. Ә Бразилия, Көньяк Африка Республикасы, Греция һәм башка илләрдән килгән театрлар белән очрашу безнең өчен дә, башкалар өчен дә тәҗрибә алмашы булыр дип өметләнәбез, – дип сөйләде Камал театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев.

Халыкара театраль олимпиада кысасында Көньяк Африка Республикасындагы Кейптаун шәһәреннән киләчәк курчак театры 11, 12 июньдә Казанда «Гамлет»ны күрсәтәчәк. Грециянең АТТИС театры коллективы 17, 18 июньдә «Ио» спектаклен тәкъдим итәчәк. 23 июньдә Бразилия һәм Колумбия артистлары рус классигы Федор Достоевскийның «Кроткая» әсәрен сәхнәләштерәчәк. Моннан тыш, олимпиада программасына Төркия дәүләт театры (Әнкара), Санкт-Петербургның Александрин театры, Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт театры һәм Камал театры спектакльләре дә кергән.

Казан кайната

Төрки дөньяга кайтыйк. «Нәүрүз»нең үзенә быел Азәрбайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстаннан, Адыгея, Алтай, Кырым, Хакасия, Чечня, Чуашстан, Якутиядән театр коллективлары киләчәк. Татарстан театрлары исә кунакларга «Мең дә бер кичә», «Казанга Тукай кайткан» (Камал театры), «Туган-тумача» (Тинчурин театры), «Әбүгалисина» («Әкият» курчак театры), «Без – 41 нче ел балалары» (Чаллы театры) спектакльләрен тәкъдим итәргә җыена. Сүз уңаеннан, фестиваль һәм Олимпиада кысасындагы барлык спектакльләргә дә теләгән кеше билет сатып алып керә ала.

– Фестивальгә барлыгы 50 театр гариза җибәргән иде, 14 е сайлап алынды, – дип сөйләде «Нәүрүз» фестивале директоры Илфир Якупов. – Фестиваль кысасындагы спектакльләр дүрт сәхнәдә – Камал театрының тарихи һәм яңа биналарында, Тинчурин театры һәм «Әкият» курчак театрында күрсәтеләчәк. Моннан тыш, программага кинофильмнар, остаханәләр дә керде. Шулай ук фестивальгә Әлмәттән урам театры килә. Ягъни чаралар театр бинасы белән генә чикләнмәячәк.

Илгиз Зәйниев фестивальнең ачылышы турында сөйләде. Анда теләгән һәркем катнаша алачак.

– 9 июньдә без фестиваль кунаклары һәм катнашучылары белән Камал театрының тарихи бинасыннан яңасына кадәр урамнан узарга телибез. Анда тамашачылар да катнаша алачак. Күңелле булыр дип өметләнәбез. Белүебезчә, театр нәкъ менә шундый урам бәйрәмнәреннән, ритуаллардан барлыкка килгән. Бу йөрешнең дә тарихи мәгънәсе шуннан гыйбарәт, – диде ул. – Шуннан соң фестивальнең тантаналы ачылышы булачак – Фәрит Бикчәнтәевнең күптән түгел тәкъдим ителгән премьерасы – «Башмагым» спектакле күрсәтеләчәк.

Матбугат очрашуында журналистлар: «Фестивальдә катнашудан баш тартучы илләр булмадымы?» – дип тә кызыксынды.

– Баш тартучылар булмады. Дөньядагы вазгыять катлаулы булса да, театраль коллективлар һәм, гомумән, иҗат кешеләре берләшергә тырыша. Кайчандыр бөтен дөньяны пандемия аяктан егып маташты. Ул чакта барыбыз да туктап калган кебек булдык. Шуннан соң менә шундый сәфәрләр, очрашуларның кадере тагын да артты, – диде Илфир Якупов. – Бөтен кешенең Казанны күрәсе килә бит. Казан бөтен дөньяны кайната!

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре