• Фото: ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы

Чаллының 3 нче балалар поликлиникасы хезмәткәрләре СВО ихтыяҗлары өчен питбайк тапшырды

Чаллы шәһәренең 3 нче балалар поликлиникасы коллективы махсус хәрби операция ихтыяҗлары өчен питбайк тапшырган. Бу хакта “Татар-информ” клиниканың матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Баш табиб Альбина Шәйхетдинова тәкъдиме белән сатып алынган питбайкны «Навигатор успеха» проекты волонтерларына тапшырганнар. Техниканы алар СВО зонасына китерәчәк.
«Кадерле саклаучыларыбыз, безнең терәгебез! Авыр хезмәтегез, батырлык һәм каһарманлыгыгыз өчен, ватаныбыз, туганнарыбыз һәм киләчәгебез сагында торуыгыз өчен сезгә рәхмәт белдерергә телибез», – дип мөрәҗәгать иткән поликлиниканың баш шәфкать туташы Әлфия Фатыйхова.

«Навигатор успеха» проекты җитәкчесе Ольга Айдимирова билгеләп үткәнчә, питбайклардан фронт сызыгына кадәр хәрби кирәк-ярак һәм беренче чиратта кирәкле товарлар китерү өчен файдаланыла. Питбайк һөҗүм очрагында, автомобильдән аермалы буларак, хәтәрдән тиз генә качып котылу мөмкинлеге бирә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре