Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы балаларның наркотиклар белән мавыгуын булдырмас өчен ата-аналарга бик уяу һәм сак булырга киңәш итә.
Белгечләр әйтүенчә, баланың ниндидер керемнәре барлыкка килү, бүлмәсендә электрон үлчәү, пакетлар, изоленталар пәйда булу, “клад”, “закладка”, эска” дигән сүзләрне кыстырып сөйләшә башлавы, кәефендәге кинәт үзгәрешләр ата-аналарны шундук сагайтырга тиеш.
Балаларны наркотиклар дөньясына аяк бастырмас өчен:
* “Мөстәкыйль балалар” проекты,
*наркотикларга каршы лекторийләр
* мәктәпләр өчен видеоконференцияләр ярдәмгә килә ала.
Балаларның наркотикларга ияләшүен булдырмау максатында нишләргә? Иң элек аларның интернетта нәрсәләр белән кызыксынуын контрольдә тотарга, аралашу даирәсен күздән ычкындырмаска, кесәләрен һәм әйберләрен тикшереп-барлап торырга кирәк.
Ә инде наркотиклар тозагына эләкмәдеме икән, дигәнрәк шик туган очракта Эчке эшләр министрлыгының ышаныч телефонына (291-20-02) шалтырату сорала.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез