Чаңгы шуарга киткән җирдә югалган Рөстәм Әүбәкеровны эзлиләр

Казанда 3 гыйнварда югалган Рөстәм Әүбәкеровны эзлиләр. Бу хакта "Лиза Алерт" эзләү отряды волонтерлары хәбәр итә.

Югалган ирнең буе 176 см, ябык, чәче караңгы коңгырт, күзләре соры. Югалган көнне өстенә кара куртка, карамчыл зәңгәр джинсы, кара чаңгы ботинкасы һәм кара башлык кигән булган.

Үзе белән ак пластик чаңгы һәм куе зәңгәр чаңгы таягы булуы мәгълүм.

Рөстәм турында нинди дә булса мәгълүмат белүчеләргә 8 800 700 54 52 номерына шалтыратуларын сорыйлар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре