Чехов шәһәренең мөселман җәмгыяте Мәскәүнең «ЗӘКЯТ» хәйрия фонды ярдәмендә махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыюны һәм тапшыруны оештырды. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Хәрбиләргә хәләл нормаларына туры килгән 10 тартма консервланган ит тапшырылды, бу алгы сызыкта хәрби бурычын үтәүче мөселманнар өчен аеруча мөһим. Гуманитар йөкне җәмгыятьнең бер вәкиле – махсус операциядә катнашучы хәрби илтеп тапшырды.
«Әлеге хәйрия акциясе - шәфкатьлелек, туганнарча ярдәм итү һәм Ватанны саклаучылар турында кайгырту кебек ислам кыйммәтләрен чагылдыруның ачык мисалы. Без бу изге эшкә үз өлешләрен керткән һәркемгә рәхмәтебезне белдерәбез һәм, Аллаһы Тәгаләнең кушканнарын үтәп, мохтаҗларга булышуны дәвам итәргә чакырабыз. Аллаһы Тәгалә изге гамәлләребезне кабул кылсын, Ватанны саклаучыларның рухын ныгытсын һәм аларны хәвеф-хәтәрләрдән сакласын!» - диде Чехов шәһәр округы мөселман җәмгыяте имам-хатыйбы Әхмәт Зобнин.
Шунысын да искәртик, 157нче хәрби комендатура командованиесе Әхмәт хәзрәтне һәм округ мөселманнарын Ватанны саклаучыларга даими ярдәм күрсәткәннәре өчен Рәхмәт хаты белән билгеләп үтте.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез