Газетага язылу

Чикләр ябыла: ​​​​​​​Татарстанда терлек алып керү вакытлыча чикләнде

Татарстанда терлек алып керү вакытлыча чикләнде. Бары тик нәселле маллар гына алып кайту рөхсәт ителә. Мондый чаралар хайваннарны куркыныч авырулардан, хуҗаларын зур югалтудан саклау өчен күрелә. Ә куркыныч янәшәдә генә.

Чикләр ябыла: ​​​​​​​Татарстанда терлек алып керү вакытлыча чикләнде
Фото: Татар-информ

Йогышлы авырулар Россиянең күп төбәкләрендә авыл кешесен кайгыга салды.  Аларны кайдадыр «пастереллез», кайдадыр «котыру авыруы», кайдадыр «тилчә» дип аңлатырга тырышалар. Новосибирск, Омск, Томск, Свердловск, Пенза һәм Самара өлкәләрендә, шулай ук Алтай крае һәм Якутиядә карантин кертелде, маллар кырыла һәм аларны юк итә башладылар. Хуҗалыкларга 1,5 млрд сум күләмендә эпизоотик зыян килгән, дип исәпләп чыгардылар. Татарстан белән янәшәдәге Удмуртия һәм Чуашстанда да терлекләр арасында йогышлы авыру очраклары ачыкланды. Кыскасы, сак һәм уяу булырга кирәк.

 

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында йогышлы, шул исәптән аеруча куркыныч терлек авырулары үтеп керүенә һәм таралуына юл куймау буенча республика штабының чираттагы утырышында да шул хакта сөйләштеләр. Аның рәисе – министр урынбасары Ленар Гарипов авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләрен һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны хайваннарны асрауның ветеринария-санитария кагыйдәләрен тиешенчә үтәргә, ябык режимга күчәргә, биологик саклану чараларын күрергә, транспортны дезинфекцияләү һәм санпропускниклар эшен тәэмин итәргә кушты. Татарстан Авыл хуҗалыгы үәм азык-төлек министрлыгы аграрийларга республика территориясенә башка төбәкләрдән хайваннар һәм азык кертүне чикләргә, шулай ук районнар арасында хайваннарның күчерелүенә аерым контроль урнаштырырга, дигән үтенеч белән мөрәҗәгать итте.

Татарстанның Баш ветеринария идарәсе башлыгы Тимур Галиев та мондый авыруларның республика икътисады өчен зур куркыныч тудыруын әйтте. Моннан тыш, Ленар Гарипов авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләренә халыкны алты айдан яшьрәк үгезләр белән тәэмин итү чараларын күрергә кушты.

 

Республика чикләрендәге сакларны да арттырдылар, җаваплы кешеләр кергән һәм чыккан һәр техниканы зур игътибар белән тикшерә. Әйтик, Сарман районында унҗиде баш мөгезле эре терлек төялгән «ГАЗель» машинасын туктатканнар. Малларны Удмуртиядән алып кайтулары ачыкланган. Аларның ветеринария документлары да, маркировкалары да булмаган, дип хәбәр итә Россельхознадзор идарәсе матбугат үзәге. Алар китергән мәгълүматлар буенча, малларны алып кайтучы кеше ундүрт башка өлешчә ялган документ күрсәткән. Рәсми чыганаклар буенча, «Лесогурт» хуҗалыгы бары дүрт баш мал гына җибәргән, ә калганнарын Удмуртиянең шәхси хуҗалыкларыннан алып кайтулары булган. Терлекләрне хезмәткәрләр күзәтүе астында киредән Удмуртия чигенә кадәр озата барганнар. Аларны карантинга куяр һәм куркыныч йогышлы авыруларга тикшерер өчен Эчке эшләр министрлыгына һәм ветеринария хезмәткәрләренә тапшырганнар. Шушындый ук хәл Балык Бистәсендә дә күзәтелгән. Терлекләрне Ульяновск өлкәсеннән алып кайтулары булган.

 

Белгечләр тагын бер тапкыр терлекләрне документларсыз алып кайтырга ярамаганлыгы турында кисәтә. Мондый кагыйдә бозулар өчен кешеләрне – 3–5 мең, вазыйфаи затларны – 40 меңгә кадәр, ә юридик затларны 500 мең сумга кадәр штрафка тартырга мөмкиннәр. Ветеринария кагыйдәләрен үтәмәгән һәм куркыныч йогышлы авырулар тараткан өчен җинаять җаваплылыгына да тартулары бар.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре