Чираттагы корбан: мошенниклар казанлыдан миллион ярым акча урлаган

Казанда яшәүче 23 яшьлек кеше үзләрен салым хезмәте хезмәткәрләре итеп таныштырган мошенниклар корбаны булган.

Аңа декларация белән бәйле проблемалар турында хәбәр итәләр һәм бланкны сылтама буенча йөкләргә, шулай ук SMS-тан кодлар атарга тәкъдим итәләр, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча матбугат хезмәте.

Соңрак ир-егет белән «банклар һәм полиция вәкилләре» элемтәгә керә һәм, акча югалту белән куркытып, 1,5 миллион сумга якын акчаны өченче як счетларына күчерергә ышандыралар. Шуннан соң гына егет алданганын аңлап, полициягә мөрәҗәгать итә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре