Чирмешән районы башлыгы итеп Рамил Айбатов сайланды

Бүген Чирмешән муниципаль районы Советы сессиясендә депутатлар бертавыштан район башлыгы вазыйфасына Рамил Айбатов кандидатурасын хупладылар.

Совет 14 сентябрьдә узган сайлаулардан соң тулысынча формалаштырылды. Бу хакта ТР Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең матбугат хезмәте хәбәр итә. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән Айбатов кандидатурасын Чирмешән депутатларына ТР Рәисе каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил, ТР Рәисе ярдәмчесе Фәрит Габделганиев тәкъдим итте.

"Рамил Айбатов җитәкчелегендә район, барлык төп өлкәләрдә уңай үсеш күрсәтеп, ышанычлы рәвештә алга бара. Рамил Тәлгать улы максатлар куярга һәм аларга ирешергә сәләтле җитәкче буларак үзенең нәтиҗәле эшчәнлеген исбатлады", - диде Габделганиев.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре