Чирмешәндә җәймә пешереп, рекорд куярга җыеналар

28 июльдә Чирмешәндә тәүге мәртәбә Бөтенроссия «Гасырлар мирасы» халык иҗаты фестивале узачак. Оештыручылар сөйләвенчә, фестивальдә районда гомер кичерүче төп халыклар: татар, рус, мордва, чуваш халыкларының гореф-гадәтләре, мәдәниятләре күрсәтеләчәк.

– Мондый зур фестиваль үткәрү идеясе күптән бар иде. Без бөтен Россиядән иҗади коллективлар чакырдык. Татарстанның барлык районнары диярлек гариза җибәрде. Башкортстан республикасы, Самара өлкәсеннән гаризалар килде. Бу фестиваль халыкларның иҗатын күрсәтә торган зур чара булыр, дип ышанабыз, – диде бу хакта Чирмешән районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Наталья Иляева.

Бәйрәмдә җәймә пешереп, Россия күләмендә рекорд куярга җыеналар. Аны буыннан-буынга күчкән борынгы рецепт буенча пешерәчәкләр.

– Чирмешән районы суган белән дә танылу алган. Фестивальдә җирле рецептлар буенча пешерелгән суган ашы, суган бөккәннәре тәкъдим ителәчәк, – диде Наталья Иляева.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре