Денис Лоскутов билгеләп үткәнчә, алар бер-берсе белән дуслашып беткән.
Чистай районыннан мобилизацияләнгән депутат Денис Лоскутов “Казан Экспо”дагы хәлләр турында сөйләгән. Ул октябрь ахырыннан хәрби өйрәнүләргә керешүен билгеләп үткән. Депутат ашау-эчү һәм яшәү шартларына зарланмый.
– “Казан Экспо”да һәркайсыбызга хәрби кием бирделәр. Дәресләр даими үткәрелә. Бернинди дә ыгы-зыгы, тавыш-гауга юк, күбесе белән инде дуслашып та беттем, – дип сөйләгән Лоскутов.
Депутат басым ясап әйткәнчә, егетләрнең барысы да – күтәренке рухта.
Исегезгә төшерәбез: мобилизация вакытында Татарстаннан унөч депутат чакырылды. Алар Саба, Теләче, Әлмәт, Балык Бистәсе, Баулы, Әгерҗе, Менделеевск, Кама Тамагы, Актаныш, Буа, Чистай, Алексеевск районнарыннан һәм Казаннан.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез