Аңа кәрәзле элемтә компаниясе “хезмәткәре” шалтыраткан.
Чистайда яшәүче 67 яшьлек хатын-кыз телефон мошенниклары корбанына әйләнгән. Аферистлар кәрәзле элемтә килешүен озайту өчен телефонны “яңарту” сылтавы белән аның 142 000 сум акчасын урлаган. Бу хакта “KazanFirst” Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәренә таянып яза.
Болай булган. Зыян күрүчегә кәрәзле элемтә компаниясе “хезмәткәре” шалтыраткан. Аңа ул килешүенең гамәлдә булу вакыты чыгып килүен, элемтә хезмәтеннән файдалануны дәвам итү өчен телефонына “обновление” ясарга кирәклеген аңлаткан.
Пенсионер, югалып калып, телефонын үзе генә яңарта алмавын әйткән. Шунда шалтыратучы үзенең ярдәмен тәкъдим иткән. Хатын-кызга ул телефон аша онлайн-банкныкына охшаш ялган сайт сылтамасын әйткән. Пенсионер аферист кушуы буенча шунда үзенең мәгълүматларын кертеп, ниндидер счетка 142 000 сум күчергән.
Сөйләшү тәмамлангач кына пенсионер акчасы югалуын аңлаган.
“Мошенниклык” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез