Читлектәге арыслан 14 яшьлек балага ташланган

Саратовта бер предприятие территориясендә читлектәге арыслан 14 яшьлек үсмер кызга ташланган. Баланы хастаханәгә озатканнар. Әлеге очрак буенча тикшерү үткәрелә. Бу хакта “РИА Новости” Россия Тикшерү комитетының төбәк идарәсе мәгълүматларына таянып яза.

“Шәһәрнең бер предприятиесе территориясендә читлектә тотылучы арысланның 14 яшьлек кызны җәрәхәтләве сәбәпле, тикшерү үткәрелә. Бала куллары җәрәхәтләнгән хәлдә медицина оешмасына озатылган. Биредә аңа кирәкле ярдәм күрсәтелә. Тикшерү комитеты белгече килеп туган хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән чаралар уздыра”, – диелгән хәбәрдә.

Өлкә прокуратурасы да, үзенең телеграм-каналында хәбәр иткәнчә, тикшерү башлап җибәргән.

“Башлангыч мәгълүматларга караганда, 2 мартта Саратов шәһәренең Ленин районындагы бер оешма территориясендә арыслан үсмер кызның ике кулын да тешләгән. Район прокуратурасы кыргый җәнлекне предприятие территориясендә тотуның ни дәрәҗәдә законлы булуына, шулай ук хайваннар белән җаваплы төстә эш итү турында закон таләпләренең ничек үтәленә бәя бирәчәк”, – дип билгеләп үтелгән прокуратура хәбәрендә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре