COVID-19 белән авыручылар турында соңгы мәгълүматлар билгеле булды

Россиядә COVID-19 белән авыручылар саны алдагы атна белән чагыштырганда 7,8 процентка кимегән. Бу хакта Роспотребнадзорга сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«COVID-19 авыруының кимүе дәвам итә: барлыгы 9,5 мең очрак теркәлгән. Бу узган атнага кхрсәткечләренә караганда 7,8 процентка кимрәк», - диелә хәбәрдә.

Роспотребнадзор шулай ук респиратор авырулар үсеше сезонында профилактик чаралар күрергә кирәклеген искәртә. Кешеләр күпләп җыела торган урыннарда булмаска тырышырга, кулларны ешрак юарга, биналарны җилләтергә һәм авыруның беренче билгеләре булганда өйдә калырга киңәш ителә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре