Cтудентларны ковидтан вакцинацияләүгә бәйле сорауга ачыклык керттеләр

. Россиядә студентларны мәҗбүри вакцинацияләү буенча таләпләр юк. Бу турыда Фән һәм югары белем бирү министры Валерий Фальков сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Барлык студентларны, шул исәптән чит ил кешеләрен мәҗбүри вакцинацияләү таләпләре юк. Әмма теләгән очракта медицина полисы булган чит ил студентлары вакцина ясата ала. Вакцинацияне үз исәбенә дә узарга мөмкин», — дип китерә Фальков сүзләрен «Эхо Москвы».

Шулай ук югары уку йортлары чит ил студентларына вакцинация ясауны үз исәбенә оештыра ала, дип өстәде министр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре