Чүбен дә калдырмыйк! Татарстанда санитар-экология икеайлыгы дәвам ит

Беренче урында – чисталык! Татарстанда санитар-экология икеайлыгы дәвам итә. Ике атна гына вакыт узса да, республикада табигатьне саклауга бәйле законнарны бозуның 551 очрагы теркәлгән, 87 кисәтү ясалган. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы Илнур Гобәйдуллин сөйләде.

– Район-шәһәрләрдә чистарту эшләренә икеайлык башланганчы ук керештеләр. Республика халкы чүплекләр күплегеннән зарлана. Министрлыкка бу хакта хәбәрләр еш килә. Ел башыннан 1382 мөрәҗәгать кабул ителгән. Шуның 340 ы икеайлык вакытына туры килә, – ди Илнур Гобәйдуллин. – Ничәмә еллар буе юкка чыгарылмаган чүплекләр дә бар. «Халык контроле» порталында шундый 123 мөрәҗәгать ята. Әлеге чүплекләр табылган район җитәкчелеге бу хакта белә. Аларга аны юкка чыгару бурычы куелды.

Республиканың күп кенә районнары бик актив эшли икән. Илнур Гобәйдуллин инде кар эреп бетүгә тирә-якны чистарта башлаган районнарны да атады. Быел Балык Бистәсе, Биектау, Зәй, Азнакай, Түбән Кама халкы тырышып эшли, ди.

– Ике атна эчендә бик күп рейдлар уздырдык. Безнең 100 инспектор табигатькә бәйле закон бозуларны тикшерә. Лаеш районының Столбище авылында, Мөслим районының Мәллә-Тамак, Ютазы районының Бәйрәкә авылында бик зур мәйдандагы чүплекләр табылды. Күбесе – төзелеш калдыклары, – ди баш инспектор. –  Чүплекләрне тапкач, җир хуҗасына башта кисәтү ясыйбыз. 60 көн эчендә бу урынны чүптән арындыруын сорыйбыз. Әмма тиз генә җыештырам диючесе сирәк. Аннары ике айдан соң бу урынга барып, әгәр чүп әле дә җыелмаган килеш ята икән, кисәтү ясыйбыз. Бары тик соңыннан гына беркетмә төзибез. Аны җаваплы органнарга җибәрәбез.

Чистарту икеайлыгы язгы ташулар чорына туры килә. Быел ташу алай ук куркыныч булмаса да, кар сулары белән елгаларга фермалардан хайван калдыклары агып төшү очраклары да теркәлгән. Экологлар авыл хуҗалыгы  оешмаларына тирә-якка зыян салуны булдырмый калуны сорап еш мөрәҗәгать итә икән.

– Штраф түләгәнче, кушканны үтәү җиңелрәк булыр иде, – ди Илнур Гобәйдуллин. – Икеайлык башлануга автомобиль юлларында тикшерү уздырдык. Тимер юл буйлап та рейдка чыктык. Җирдәгесен бик күреп бетермәсәк тә, һавадан бар да уч төбендәге кебек күренә. Апрель башында Питрәч, Мамадыш, Алабуга, Менделеевск, Минзәлә, Зәй, Түбән Кама, Балык Бистәсе районнары һәм Чаллы шәһәре тикшерелде. Табигатьне саклау законнарын бозуның 150 төрле очрагы ачыкланды. Шушы көннәрдә һавадан республиканың көньяк-көнчыгыш зонасын да тикшерәчәкбез.

Һавада ниләр бар?

Узган ел республикада һаваны пычрата торган матдәләрнең 1660 тапкыр арту очрагы теркәлгән.  Иң күп сасы ис чыгарган урын – Казанның төньягы. Бу хакта Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков сөйләде.

– Казанның төньяк өлешендәге ике станциядә һава пычрануның 99 проценты  күкерт артуга бәйле. Бу якта зур сәнәгать оешмалары бар. Яшел Үзәндәге «Ак БАРС» кошчылык фабрикасы, «ПЖКХ» идарәче оешмасы, «Каздорстрой», Казан вертолет, Силикат заводлары, «Водоканал», 2 нче «Ипи пешерү» заводы, «Возрождение» сәнәгать компанияләре һаваны пычрата, – ди министр. – Татарстан Министрлар Кабинеты узган елның декабрендә, төзелеш башлаганчы, махсус исәпләгечләр белән һава чисталыгына анализ үткәрергә тиеш дигән карар кабул итте. Әгәр анализлар биредә сафка басачак яңа төзелешнең һавага зыян салуын ачыкласа, эш туктатылачак. Шул рәвешле без һаваны гына түгел, туфракны, сулыкларны, үсемлек һәм хайваннарны саклап калачакбыз. Түбән Кама һәм Алабуга районнарында күптән шулай эшлиләр инде. Биредә зур сәнәгать оешмалары табигатьне саклауга өлеш кертә. Соңгы җиде ел эчендә Түбән Камада сасы искә зарлану 32 тапкыр кимегән. 2018 елда 583 зар булса, 2024 елда 18 генә булган.

Министр узган ел бөтен халык телендә булган Казанның Химическая урамындагы полигонны тагын искә алды.

– Узган елның декабрендә ябылса да, әле дә бирегә чүп ташлау турында хәбәрләр килеп тора, – ди Александр Шадриков. – Һавага зыян салу фактлары турында мәгълүмат тиешле федераль органнарга тапшырылды. Җавап көтәбез. Тагын шуны әйтәсе килә: табигатьне бергәләп сакларга кирәк. Чистарту икеайлыгы да, һава чисталыгы да бергә эшләгәндә генә уңай нәтиҗә бирәчәк.

Узган ел чистарту икеайлыгы кысасында табигать законнарын бозуның 3460 очрагы теркәлгән. 1498 енә административ беркетмә төзелгән. Барлыгы 4,7 миллион сумлык штраф салынган. 398 мең кеше өмәләргә чыккан, 11 меңнән артык техника кулланылган, 348 мең кубометр чүп чыгарылган. Быелның 14 көнендә 16 мең кубометр калдыклар җыелган, 1,5 техника эшкә җигелгән, өмәләрдә 63 мең кеше катнашкан.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре