«Чыдый алмаслык авыр...»: танылган җырчы гаиләсенә кайгы килгән

Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Лилия Биктимерова шушы көннәрдә зур югалту кичергән. Аның бертуган энесе Руслан Биктимеров махсус хәрби операция зонасында һәлак булган. Бу хакта җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итте.

Руслан Биктимеров 1 апрельдә һәлак булган. Аны дүрт көн элек җирләгәннәр.

– Чыдый алмаслык авыр кайгымны уртаклашканыгыз өчен зур рәхмәт. Якты дөньялардан Ватанның тугры улы булып киттең. Гүрләрең якты. җаның җәннәтнең түрләрендә булсын, апаем. Син безнең йөрәкләрдә мәңге якты йөзле, ярдәмчел булып калырсың. Бәхил бул, – дип язды җырчы.

Җырчыга һәм аның гаиләсенә сабырлык телибез!

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның"

Көн хәбәре