24, 25 һәм 26 июнь көннәре Дагыстанда матәм көннәре дип игълан ителде. Бу хакта төбәк башлыгы матбугат хезмәтенең Telegram каналында хәбәр ителә.
«24, 25 һәм 26 июнь Дагыстанда матәм көннәре дип игълан ителде. Бу турыдагы карарны Сергей Меликов имзалады. Матәм көннәрендә республика территориясендә дәүләт флаглары төшерелә», - диелә хәбәрдә.
Дагыстан территориясендә урнашкан мәдәният учреждениеләре һәм телерадиокомпанияләр бу көннәрдәге барлык күңел ачу чараларын һәм тапшыруларын туктатып тора.
«Дагыстан Хөкүмәтенә һәлак булганнарның һәм зыян күрүчеләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтү буенча кирәкле чаралар күрү йөкләнгән», - диелгән хәбәрдә.
Якшәмбе көнне Дербент һәм Махачкала шәһәрләрендә кораллы кешеләр ике православие гыйбадәтханәсенә, синагогага һәм ДПС постына һөҗүм иттеләр. Соңгы мәгълүматлар буенча, теракт нәтиҗәсендә 15тән артык полиция хезмәткәре, тагын берничә кеше, шул исәптән Рус проваслав чиркәве рухание һәлак булган, дип яза Татар-информ.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез