Башлангыч мәгълүматларга караганда, Дагыстанда террорчылык акты вакытында 15 полиция хезмәткәренең, шулай ук 4 гади кешенең, шул исәптән чиркәү әһеленең гомере өзелгән. Бу хакта “Татар-информ” Россия Тикшерү комитетының телеграм-каналындагы мәгълүматларга таянып яза.
Исегезгә төшерәбез: кичә кичен Дагыстанда атыш булган. Илнең Террорчылыкка каршы комитеты мәгълүматларына караганда, Махачкала һәм Дербент шәһәрләрендә ике православие чиркәвенә, синагогага һәм юл-патруль хезмәте постына кораллы һөҗүм ясалган. Комитетның рәсми мәгълүматлары буенча, рус православие чиркәвенең дин әһеле һәм полиция хезмәткәрләре үтерелгән. Соңрак 15 тән артык полиция хезмәткәрләренең гомере өзелү турында мәгълүм булган.
 Хәзере вакытта “Террорчылык акты”, “Утлы коралны законсыз сатып алу, саклау, йөртү”, “Утлы коралны урлау” статьялары буенча җинаять эшләре кузгатылган.
 “Җинаять кылуга кагылышлы 5 кеше юк ителгән. Аларның кем икәнлекләре ачыклана”, – диелгән Тикшерү комитеты хәбәрендә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез