Кичә, 23 июнь көнне, Махачкала белән Дербент шәһәрләрендә җирле вакыт буенча 19.30 сәгатьтә билгесез кешеләр синагогага ут төрткән, 2 чиркәүгә һәм юл-патруль постына кораллы һөҗүмнәр оештырган.
Теракт нәтиҗәсендә 15 полиция хезмәткәре һәлак булган. Һөҗүм итүчеләрнең икесе Дагыстанның Сергокалы районы башлыгы Магомед Омаровның уллары булуы ачыкланган.
Дербент шәһәрендә чиркәүгә һөҗүм вакытында өч, Махачкаладагы чиркәүдә бер кешене үтергәннәр.
Дагыстан буенча контртеррористик операция игълан ителгән.
Махачкаладан чыгу юллары ябылган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез