Даими сусау хисе һәм аяклар "мамык" сыман: Филипп Киркоровта җитди авыру тапканнар

Табиблар җырчы Филипп Киркоровта икенче типтагы диабет тапкан. Шунлыктан кандагы глюкоза дәрәҗәсе арта, ә пациент препаратларга мохтаҗ, дип яза Mash.

Җырчы соңгы вакытта хәлсезлек,  даими сусау хисе һәм аякларының "мамык" сыман булуыннан зарланган. Шул сәбәпле Киркоров әлегә сәхнәгә чыга алмый, диелә хәбәрдә.

Җырчының Санкт-Петербургта апрель аенда булган концерты вакытында пешүдән соң ярасы төзәлмәве шик тудырган. Табиблар Киркоровны анализлар тапшырырга  җибәргәннәр һәм анда диабет булуы ачыкланган. Хәзер җырчыга көн саен инсулин инъекцияләре ясыйлар.

Тамашачылар да ул җәрәхәттән соң җырчының бик нык ябыкканын сизгәннәр, тик моны Киркоров үзенең "спортив, фирменный һәм сәламәт" булуыннан дип әйткән  булган. 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре