Дамир Фәттахов: «Сайлау көнендә Бөгелмә халкы юллар өчен дә тавыш бирәчәк»

Бөгелмә районы башкарма комитеты җитәкчесе Дамир Фәттахов Бердәм тавыш бирү көненең матбугат үзәгендә журналистларга районда сайлауның ничек узуы турында сөйләде. 

Аның сүзләренә караганда, Бөгелмә районында барлыгы 77 сайлау участогы ачылган. Аларның 48е – Бөгелмәнең үзендә, 29ы – авыл җирлекләрендә. “10:00 сәгатькә булган мәгълүматларга караганда, халыкның 15 проценты үз тавышын бирергә өлгерде инде. Быел районда 1066 кеше сайлауда тәүге мәртәбә катнаша. Алар өчен бу көн аеруча истә калырлык булыр дип уйлыйм”, – дип сөйләде Дамир Фәттахов.

Башкарма комитет җитәкчесе сайлау көнендә район үзәгендә уза торган чаралар турында да сөйләде. Аның сүзләренә караганда, Бөгелмәдә иртәдән зур ярминкә гөрли. “Сайлауда катнашып, “Всей семьей на выборы” браслетын алган кешеләргә ярминкәдәге продукциягә 14 процент ташлама да каралган”, – дип сөйләде Дамир Фәттахов. Шулай ук сайлаучыларга махсус флаер тапшыралар икән. Алар исә шәһәрдәге кафе-рестораннар, фитнес-үзәкләр һәм башка урыннарга ташлама һәм бонуслар алу мөмкинлеге бирә.

Моннан тыш, Бөгелмәдә сайлау көнендә юллар өчен дә тавыш биреп булачак. “Әлеге мәсьәлә халыкны бигрәк тә борчый. Быел без районда тәүге тапкыр ремонт кирәк булган юллар өчен тавыш бирү оештырдык. Соңыннан без ул юллардан махсус рейтинг төзеп, киләчәктә ремонт эшләрен планлаштырганда барысын да исәпкә алачакбыз”, – дип аңлатты башкарма комитет җитәкчесе.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Голосование Миңнеханов рәис минниханов Раис сайлау2025 выборы2025 выборы единый день Рөстәм Миңнеханов сайлау

Көн хәбәре