Нурлатта бишенче чакырылыш шәһәр советының беренче сессиясе узды. Чарада Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков һәм Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин катнашты. Утырышны шәһәр советының иң өлкән депутаты Александр Собольков алып барды.
Сессия Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт гимннарын башкарудан башланды. Редакцион һәм хисап комиссияләре функцияләрен башкарган секретариат сайланганнан соң депутатлар көн тәртибен раслады. Аңа Татарстан Рәисен һәм җирле совет депутатларын сайлау, Нурлат шәһәре башлыгын, советка шәһәр советы вәкилен сайлау нәтиҗәләре кертелде. Территориаль сайлау комиссиясе секретаре Светлана Растворова депутатларны сайлау нәтиҗәләре белән таныштырды. Шуннан соң 19 нчы Нурлат-Төньяк округыннан совет депутаты, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Гүзәл Әһлиуллина шәһәр башлыгы вазифасына Дамир Ишкиев кандидатурасын тәкъдим итте.
"Гаҗәп түгел бу. Дамир Азат улы җитәкчелек иткән чорда бик күп эшләр башкарды. Шәһәребез аеруча күркәмләнә. Җирле сәяси совет әгъзалары, депутатлар төркеме һәм бердәмроссиялеләрнең барлык партия активы исеменнән без аның кандидатурасын тәкъдим итәбез", - дип басым ясап әйтте Әһлиуллина.
Экология министры Александр Шадриков нурлатлыларга сайлауларны уңышлы уздырулары өчен рәхмәт белдерде һәм халыкның сайлауда актив катнашуын билгеләп үтте: Татарстанда сайлаучыларның 88 проценттан артыгы республика Рәисе Рөстәм Миңнехановны хуплады, дип искәртте ул. Аның басым ясап әйтүенчә, Ишкинеев шәһәрнең социаль-икътисадый үсеше бурычларын уңышлы үти алачак.
"Хөрмәтле депутатлар, Дамир Азат улы кандидатурасын хуплавыгызны һәм аны сайлау өчен тавыш бирүегезне сорыйм", - дип мөрәҗәгать итте министр совет әгъзаларына.
Башка тәкъдимнәр булмады, һәм рәислек итүче кандидатлар күрсәтүне төгәлләргә тәкъдим итте. Ачык тавыш бирү барышында Дамир Ишкинеев күпчелек тавыш белән Нурлат шәһәре башлыгы итеп сайланды. Ул ант кабул итте һәм үзенә ышаныч күрсәткәннәре өчен депутатларга рәхмәт белдерде, дип яза "Татар-информ”.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез