Татар эстрадасының ике популяр йолдызлары – Марат Яруллин белән Данир Сабиров арасында шаяруга корылган “низаг” чыккан. Юмор остасы һәм җырчы Данир Сабиров быел гыйнвар аенда маймыл сатып алып, аңа “Маратик” дип исем кушкан иде.
Җавап итеп, Марат Яруллин ишәк алган һәм аңа "Данир" дип исем кушуы хакында социаль челтәрләрдә хәбәр итте.
– Соңгы вакытларда артистлар арасында йорт хайваннарын асрау модага керде. Кемнеңдер эте, кемнеңдер мәчесе, кайберәүләрнең попугае яки кәҗәсе, кемнеңдер хәтта маймылы бар. Минем калышмаска булдым, сезне үземнең дустым белән таныштырып үтәсем килә. Менә ул – чын мәгънәсендә үзбәк ишәге. Исеме – Данир, – дип сөйли Марат Яруллин.
Сүз уңаеннан, Данир Сабировның әтисе – үзбәк, әнисе татар булуын искәртеп үтәбез. Ул да җавап итеп видео урнаштырган. "Маратик, болай булгач, син атказанган артист була алмыйсың. Чәчеңне дә үзең тарый алмыйсың, үзеңне үзең карарга тиеш бит син. "Йолдыз"лана. Әллә кем, имеш. Марат – Марат инде, берни эшләп булмый!" – дип шаярта Данир Сабиров.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез